Сәйтәктә «Керәшен такмак әйтә” җыены үткән
28 сентябрьдә Менделеевскиның Сәйтәк авылы клубының яңа сезоны халык җырлары һәм биюләре белән ачылды.
Бу – мәдәни мирасны саклау һәм киләсе буыннарга тапшыру өчен бик яхшы ысул. Халык җырулары һәм такмаклары тарихны, йола-гадәтләрне һәм хис-тойгыларны үз эченә ала. Чара Өлкәннәр көне уңаеннан, олы яшьтәге тамашачылар белән тыгыз элемтәдә узган.
Өлкән буын музыка аша үз истәлекләре белән уртаклашканда, бу бердәмлек һәм үткәнгә хөрмәт атмосферасын тудыра. Мондый чаралар мәдәниятне саклап калырга гына түгел, ә буыннар арасындагы бәйләнешләрне ныгытырга да ярдәм итә.


“Чарада Иске Гришкин мәдәният йортының "Бигәш" керәшен халык ансамбле, Бөрешле мәдәният йортының "Чишмә" ансамбле солистлары, бәйрәм хуҗалары – "Карендәшләр" керәшен җыруы ансамбле һәм авыл өлкәннәре такмаклар, үз авылларының моңлы җыруларын башкардылар. Яшьлек биюләрен искә төшерделәр. Сәйтәк авыл китапханәсе "Керәшенем минем" дигән китап күргәзмәсе оештырды, анда керәшеннәрнең тормышы, мәдәнияте турында китаплар тәкъдим ителде. Шулай ук, җирле керәшен шагыйрьләренең китапларын да күрергә мөмкин иде. Кунаклар һәрберсе күчтәнәч кутәреп килде. Күңелле бер бәйрәм булды ул”, – дип сөйләде клуб җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина.



Ясминур Гыйззәтуллина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев