Сәйтәк клубы ачылуга – ун ел
Менделеевск районының Сәйтәк авылында зур вакыйга – авыл клубының 10 еллык юбилее билгеләп үтелде.
Сәйтәктә «Дуслар белән бергәләп» дип исемләнгән җылы һәм күңелле кичәдә авыл халкы һәм күрше авыллардан килгән кунаклар бергә җыелды. Ун ел элек нәкъ шушы көнне ачылган клуб, авыл тормышының үзәгенә әверелде. Юбилей кичәсе бу еллардагы иң якты мизгелләрне искә төшерү, уңышларны бәйрәм итү өчен менә дигән сәбәп булды.
“Бәйрәмгә килүчеләр өчен клубның үткәнен чагылдырган фотокүргәзмә оештырылган иде. Анда һәркем үзен танып, истәлекләре белән уртаклаша алды. Әлбәттә инде, бәйрәм җыр-моңсыз, биюсез үтмәде. Тамашачылар өчен бик матур концерт программасы әзерләнде”, – дип сөйләде клуб җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина.
Сәйтәк клубы – ул бары тик бина гына түгел, ә авыл халкының җанын берләштерүче, рухи байлыгын арттыручы урын. Монда һәркем үзен өйдәге кебек хис итә, монда дуслар таба, яңа белемнәр ала, иҗат белән шөгыльләнә. Клубның ишекләре һәрвакыт ачык, һәм анда һәркемне көтеп алалар.
Юбилей кичәсе ахырында Сәйтәк авылы клубы җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина барлык килүчеләргә, бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтен белдерде. Ул клубның алга таба да авыл халкы өчен кирәкле һәм яраткан урын булып калуына ышанычын белдерде. Кичә күңелле җырлар, биюләр һәм уңай эмоцияләр белән тәмамланды. Һәркем күңелендә Сәйтәк клубының 10 еллык юбилее турында җылы истәлекләр саклап калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев