Шагыйрь җанлы җырчыбыз Георгий Ибушев
Музыка сәнгатендә аяклы энциклопедия, үзенчәлекле шигырь-хикәяләр авторы. Болар барысы да — Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев турында.
Георгий Ибушев — бик сирәк очрый торган, югары регистрдагы тенор-альтино тавыш иясе. Андыйларны көмеш тавыш дип тә әйтәләр. Көмеш тавыш исә — өченче октава фа нотасын да алу дигән сүз. Менә шушы уникальлеге, олы таланты, һәр әсәрне тирән тоемлавы аны югары профессионаллар рәтенә күтәрә.
Аның репертуарында 600 дән артык әсәр бар. Иҗаты байлыгы, төрлелеге, тирәнлеге белән сокландыра. Опера арияләре, романслар, чит ил классикасы, рус классикасы, татар, башкорт халык җырлары, керәшен җырулары... Bel canto вокал мәктәбен, классик һәм фольклор әсәрләрне үз иҗатыңда чагылдыра алу өчен дә уникальлек, оригинальлек кирәктер...
Георгий Ибушевның тамашачысы күпкырлы. Берәүләр аның башкаруында Моцарт, Штраус, Шуберт, Пуччини, Вивальди, Чайковский, Римский-Корсаковны, Рахманиновны тыңларга килсә, икенчеләре нәкъ менә Георгий Ибушев башкаруында Салих Сәйдәшев әсәрләрен — «Батырҗан җыры»н (Сибгат Хәким сүзләре), «Без кабызган утлар», «Кандыр буе» җырын (Кәрим Тинчурин сүзләре) яисә Александр Ключарев, Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров, Сара Садыйкова, Хөснул Вәлиуллин, Әнвәр Бакиров һәм башка композиторларның җырларын ишетергә дип килә. Сүз уңаеннан, Георгий Ибушев — әлеге композиторларның күп кенә әсәрләрен беренче башкаручы да әле. Ә кемгәдер фольклор якын, керәшен җыруы тансык икән — Георгий Ибушев репертуары бу яктан да бик бай. Анда татар халык җәүһәрләре — «Су буйлап», «Наласа», «Олы юлның тузаны» кебек үлемсез җырлар да шактый.
Шагыйрь Равил Фәйзуллин аның турыда: «Ясалмалык юк бу кешедә. Садәлек, эчке чисталык, яхшы мәгънәдәге авылча беркатлылык… (…) Георгий Ибушев – чишмә тавышлы җырчы. Табигатьнең сирәк бүләге. Шулай булгач, аның кадерен белеп яшәү һәм иҗат итү сорала. Ә моның өчен акыл, белем һәм инану да кирәк. Георгийда боларның һәммәсе дә бар, минемчә» – дип бәя бирә.
Илсөяр Иксанова аның иҗаты хакында: «Табигатьнең һәр сулышын тою, һәр бизәген күрә белү һәм шул күргән-тойганнарны төп-төгәл итеп сүзләргә салып, укучыга җиткерә алу җәһәтеннән мин аны танылган рус шагыйре Федор Тютчевка охшаттым», — дип яза.
Георгий Ибушевны Тукай волонтеры дисәк тә, һич арттыру булмас. Менә инде дистә елдан артык ул, «Тукай моңы» циклын булдырып, Татарстан мәктәп-музейларында әдәби-музыкаль очрашулар үткәрә. Ә бит иҗатында Тукай хәлиткеч рольне уйнаган дип тә әйтергә була.
— Мәскәүдә Габдулла Тукайның 100 еллыгына багышланган концертта җырладым һәм мине ишеттеләр... Соткилава, Козловский, Соловьяненко кебек бөекләр белән чыгыш ясау дулкынландырды, билгеле. «Әллүки»не җырладым. Ә тамашачы тын да алмый кебек. Җыр тәмам булды, әмма ник шунда берсе алкышласын! Бу бер мизгел генә икән, аннан әйтерсең лә зал шартлады: алкышларга, чәчәкләргә күмделәр. Ә концерттан соң гримеркага 5–6 кеше керде. «Нечаевтан соң көмеш тавышны башка ишетмәбез дип уйлаган идек», — диделәр. Бу бик югары бәя иде. Тукай җыры мине Союз масштабында танытты. Аннан инде үзем «Тукай моңы» циклын башлап җибәрдем. Иҗатым белән яшьләрне Тукайга якынайтасым килде. Үзең белгән белән бүлешәсе килә бит... Менә инде 40 ел Габдулла Тукай исемен йөрткән филармониядә эшлим. Безнең өчен Тукай ул — кояш. Һәм мин аңа хезмәт итүем белән бәхетлемен, – дип әйтә Георгий Ибушев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев