Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Россиядә акча күчерү кагыйдәләре үзгәрә

2026 елның 1 апреленнән Россиядә акча күчерүне гамәлгә ашыруның яңартылган кагыйдәләре үз көченә керә.

Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының дәүләт һәм муниципаль финанслар кафедрасы доценты Мери Вәлишвили сүзләренчә, үзгәрешләр техник характерда һәм илкүләм түләү системасын үстерүгә, шулай ук аны халыкара стандартларга туры китерүгә юнәлдерелгән.

Яңа таләпләр нигезендә, «түләүче» реквизитында юридик затларга һәм банкларга тулы яки кыскартылган атама күрсәтергә кирәк. Физик затларга хәзер фамилия, исем һәм әтисенең исемен тулысынча язарга кирәк. Шәхси эшмәкәрләр тулы исемен генә түгел, ә үзләренең хокукый статусын да күрсәтергә тиеш, ә шәхси практика белән шөгыльләнүче затлар — өстәмә рәвештә эшчәнлек төре һәм ИНН күрсәтергә тиеш була.

Үзгәрешләр «түләүне билгеләү» реквизитына да кагылачак. Анда товарлар, эшләр һәм хезмәтләр турында җентекле мәгълүмат, шулай ук килешүләрнең номерлары һәм даталары һәм башка документлар булырга тиеш. Шул ук вакытта текст күләме 210 символ белән чикләнгән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев