Раиса Герасимова: «Хәзер инде, бүләк көтмим, никтер кызыгын тапмыйм»
Кукмара районының Кызыл Тау авылында яшәүче Раиса Герасимованың шигырьләрен укучыларыбызга тәкъдим итәбез
Аның шигырьләре арасында юмористик рухтагылары да бар. Шундыйларның берсен ул быелгы Яңа ел бәйрәмнәрендә язган.
Яңа ел бүләгем!
Сабый чакта, кыш җитүгә,
Без Кыш бабайны көттек,
Яңа елда, Кыш бабайдан,
Бүләкләр өмет иттек.
Хәзөр инде, бүләк көтмим,
Никтер кызыгын тапмыйм,
Ләкин, бүләк алып килсә,
Аны кире дә какмыйм.
Быел да килде, Кыш бабай,
Сагынып, өзелеп көткәч,
Миңа курчак алып килгән,
Алтмыш яшемә җиткәч.
Кыш бабайның бүләген мин,
Чыршы төбеннән таптым,
Курчагымны кочаклап,
Бала чагыма кайттым.
Кыш бабайдан бүләк алу,
Шул кадәр рәхәт икән,
Ник ул аны балачакта
Алып килмәде микән.
Сабый чакта, Кыш бабайга,
Без хат яза белмәдек,
Һәр ел алып килә иде,
Конфет белән перәнник.
Кыш бабайлы, сабый чаклар,
Кире кайтмас, ялгыш та,
Ә күңел, һаман сабыйча,
Алтыдагы алтмышта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев