Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Профессор Петр Макаров Питрәч ягының асыл заты

Марафончы Тамара Муханова якын туганы, авылларының асыл заты Пётр Макаров турында язды.

Пётр ерак дәдәй нәнәемнең бертуган дәдәсе, ягъни мин аның племянницасы. Нәнәй әйтүенә караганда, ерак дәдәй кечкенәдән бик башлы, белемгә омтылучан булган. Мәктәптә укыганда ук, үзенең дөреслеген раслап, укытучылар белән бәхәсләшкән. Остазлары да, укучысының җавабы белән килешеп, хаталарын танырга мәҗбүр булган.

Питрәч районының Кәвәл авылындагы сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Пётр күрше Янсуар авылында укуын дәвам итә. Аннан соң Казан авыл хуҗалыгы институтының механизация бүлеген кызыл дипломга тәмамлый.

Совет Армиясе сафларына алынганчы, бер ел «Татсельхозпроект»та инженер булып эшләргә өлгерә.

Горький өлкәсендә тимер юл гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткач, дүрт елга якын Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының баш инженеры була. Киләчәген фәнгә багышларга теләгән егет аспирантурадан соң, үз институтларының «Авыл хуҗалыгы машиналары» кафедрасында өлкән фәнни хезмәткәр, ассистент булып эшли.

Ул дүрт ел рәттән республика студентларының җыелма отряды командиры булып, 800-860 механизатор егетнең республика кырларында эшләвен оештыра.

1982 елдан — техник фәннәр кандидаты, ә дүрт елдан соң институтның берләштерелгән профком председателе итеп сайлана, берьюлы, студентларга лекцияләр дә укый.

1990 елда, галимнәр советы тарафыннан, читтән торып белем бирү факультетына биш елга декан итеп билгеләнгәч тә укытуын дәвам итә. Шулар белән беррәттән, фән казанышларын авыл хуҗалыгында куллану максатыннан, «Фәнни-җитештерү үзәге»н оештыра һәм чикләнгән җаваплылыктагы шул җәмгыятькә җитәкчелек итә.

Петр Ильич, диссертация яклап, 2000 елдан техник фәннәр докторы була, ә ике елдан — профессор. Шул ук елны аңа «Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы» дигән мактаулы исем бирелә.

Җир эшкәртү, кырдан мул уңыш алу алымнарын ныклап өйрәнгән профессор Петр Макаровның «Урып-җыю машиналары», «Туфракны эшкәртү технологиясе һәм техникасы», «Молодому механизатору», «Регулировка и настройка машин к полевым работам», «Кыр эшенә ничек итеп авыл хуҗалыгы машиналарын хәзерләргә кирәк» дигән китапларының вуз студентларына һәм илебез авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә ярдәмлек булу ягыннан әһәмияте зур.

Хәзерге вакытта Пётр ерак дәдәй Нина җиңги белән Теләче районы Субаш авылында чын авылча итеп, бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстереп, каз-үрдәкләр асрап, балаларына, оныкларына үрнәк булып яшиләр. Туганнарын һәрвакыт ачык йөз, тәмле сый белән каршы алалар, озатып калалар.

Без инде, үз чиратында, профессор, галим дәдәебез белән бик нык горурланабыз. Пётр Ильич, чын мәгънәсендә, нәселебезнең асыл заты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев