Пчеловодтан Василий Баранов җыр белән хезмәтне яратып яши
Василий Баранов Кукмара районының Көшкәтбаш авылында, гаиләдә төпчек бала булып, дөньяга килә. Хәзерге вакытта ул гаиләсе белән Пчеловод авылында гомер итә.
Хатыны Галина белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Ике кызлары, ике уллары да үз тормышлары белән яшиләр. Василий белән Галина бер-берсенә кадерле пар булып, «әби-бабай» дип өзелеп торучы алты оныкларына сөенәләр.
Василийга бәләкәй чагында ук нәнәсе: «Балам, син дөньяга туганда ук елап түгел, җырлап тудың. Оста җырчы булырсың» дип әйтә торган булган.
Аларның җыр-моңга осталыгы нәселдән килә. Ике бертуган тутасы да Кукмара ягының талантлы җырчылары. Җыр-моңга гашыйк булган бу гаиләне авылда да бик хөрмәт итәләр. Аларның чыгышыннан башка бер генә бәйрәм дә узмый. Үз авыллары халкының гына түгел, тирә-яктагыларның да, җыр-моңнары белән, кәефләрен күтәрә алар. Пчеловодта узган бәйрәмнәрне оештыруда да Василий актив катнаша. Ул үз авылларындагы заводта эшли. Хезмәтен дә яратып башкара.
«Ялларда, бәйрәмнәрдә аларның йортлары гөрләп тора. Балалары, туганнары, кода-кодагыйлары җыелып, бергә-бергә гөрләшеп яшиләр. Василийга быел Питрау бәйрәмендә район хакимияте башлыгы тарафыннан Мактау грамотасы да тапшырдылар», – дип сөйлиләр авылдашлары.
Регина Иванова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев