Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Отец Павел истәлегенә литургия уздырылды, панихида булды

Казан шәһәренең Изге Тихвин Алла Анасы чиркәвендә отец Павел Павловны искә алдылар.

8 августта иртәнге 8гә Тихвин чиркәвенә республикабызның төрле районнарыннан священниклар, прихожаннар җыелып, Татарстан митрополиясе керәшен приходларының моннан алты ел элек арабыздан киткән благочинные протоиерей Павел Павловны искә алдылар.

Божественная литургия Тихвин чиркәве настоятеле протоирей Алексей Колчерин җитәкчелегендә узды. Аңа Яр Чаллы шәһәрендәге Алла Анасының «Неупиваемая чаша» тәресе чиркәве настоятеле протиерей Владимир Иванов, Питрәч районыннан Керәшен Сәрдәсе чиркәве настоятеле иерей Димитрий Сизов, Үри Чаллысы чиркәве настоятеле иерей Геннадий Сизов, Балык Бистәсе районыннан Иванай чиркәве настоятеле отец иерей Илья Минихачев (отец Павел кияве) һәм башкалар ярдәм итте. Келәү, тулысынча, чиркәү-керәшен телендә барды.

Келәүдә отец Павелның хатыны – матушка Людмила, балалары, оныклары да бар иде.

Келәүдә катнашучы прихожаннар арасында язык әйтеп, өлеш алучылар да күп булды. Литургия тәмамланганнан соң, беркем дә таралмады. Чиркәүдән чыккач, барыбыз да Павел әтей кабере янына бардык. Алексей Колчерин җитәкчелегендә священниклар панихида үткәрде.

 

Панихида тәмамлангач, Тихвин чиркәве настоятеле протоиерей Алексей Колчерин отец Павелның бар кешегә дә үрнәк булырлык тормышы, дин юлындагы тырышлыгы турында сөйләде:

«Отец Павелны священник буларак та, остаз буларак та һәрвакыт искә алам. Ул Ходайга бирелгәнлеге белән барыбызга да үрнәк булды. Гадилеге, белемле һәм интеллигент булуы белән аерылып торды. Ул, тыйнаклыгы белән, бик күп кешеләрне үзенә тартты. Нинди генә авыр, арыган вакытлары булса да, янына килүче һәркемне үз туганыдай каршы ала, киңәшләрен бирә иде. Инде алты ел узса да, отец Павел һаман да безнең янда кебек. Керәшеннәр арасында духовная миссияне торгызуга бар гомерен багышлаган күп көч куйган Павел әтейнең эшен дәвам итик.

Отец Павелны искә алу трапезнаяда, табын артында дәвам итте.

 

 

 

Анастасия Шәймәрданова, Усад авылы.

Фото: Храм Тихвинской иконы Божией Матери

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев