Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Җөридә яшәүче Михайловлар гаилә тормышының 70 еллыгын билгеләп үтте

Анна һәм Михаил Михайловлар гаиләсе – туган якка тугрылыкның якты үрнәге.

Анна белән Михаилның мәхәббәт тарихы 70 ел элек башлана. Михаил клубтан кайткач, өйдәгеләргә өйләнергә җыенуын әйтә. Икенче көнне үк алар Анналар йортына яучы җибәрәләр. Яшьләр бер елдан өйләнешә һәм шул көннән, алар гаилә юлы буйлап кулга-кул тотынышып атлыйлар.

Яшь пар Җөридә калалар һәм гомер буе туган якка хезмәт итәләр. Михаил Петрович хисапчы, урманчы, бригадир, ферма мөдире булып эшли. Анна Алексеевна Җөри бригадасында терлек симертүдә эшләп, «Хезмәт ветераны»исеменә лаек була.

Гаиләнең төп байлыгы – 7 бала: 13 онык һәм 17 оныкчык. Михайловларны юбилейлары белән котларга Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин, районның ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Шәфиева, Түбән Шүләңгер авыл җирлеге башлыгы Владимир Никитин килде. Вадим Ильич бу тату гаиләне олы юбилейлары уңаеннан котлап, аларның яшь буын өчен үрнәк булуларын ассызыклады. Ир белән хатынның мәхәббәте, хөрмәте һәм тугрылыгы җәмгыятебезнең ныклы нигезен тәшкил итүен әйтте. Юбилярларга сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм  озын-озак еллар пар канатлы булып яшәүләрен теләде.

Гаиләләренең 70 еллыгы уңаеннан, Михаил Петрович белән Анна Алексеевнага «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды. Бу бүләккә Михайловлар бер-берсенә тугрылыклы булганнары, намуслы хезмәтләре һәм туган җирне, Җөрине яшәтүгә керткән лаеклы өлешләре өчен ия булдылар.

Фото: Мамадыш-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев