Олы Шүрнәклеләр «Серле сандык» проектында катнашканнар
Мамадыш шәһәрендә «Серле сандык» проекты башланды. Алар Алабуга районының Олы Шүрнәк авылында булып, шул як керәшеннәре белән танышканнар.
«Серле Сандык» – Татарстан халыкларының һөнәрләрен, йола-гадәтләрен һәм мәдәни кыйммәтләрен саклауга һәм торгызуга багышланган уникаль проектның бер өлеше. Ул — төрле халык традицияләр хәзинәсен ача. Чираттагы шундый сәяхәт Олы Шүрнәк авылына булган. Алар авыл музеен да караганнар, һәр экспонат белән танышканнар.
Авылда яшәүче Зинаида Николаевна һәм Винера Ивановна керәшеннәр яратып пешерә торган пирмәнкә, казан бөккәне һәм шишәрә рецептлары белән уртаклашканнар. Бергәләп керәшен җырулары җырлый-җырлый аларны пешереп тә караганнар.
«Шишәрә пешергәндә яшьлеккә, балачакка кайткан кебек була. Мамалардан өйрәнеп үскән ризыклар инде бу. Мәктәпкә ул шишәрәне кесәгә тыгып бара идек. Ә пирмәнкәне, казан бөккәнен туй ашларына әзерли иделәр», — дип сөйли Зинаида Николаевна.
Фото: видеодан скрин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев