Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Олы Нырсыда Дмитрий Дормидонтов истәлегенә багышлап «Нәниләр чаңгы юлы» ярышы узды

Районкүләм чаңгы ярышы Россия Кораллы көчләренең Украинадагы махсус хәрби оперциясе барышында һәлак булган «Батырлык ордены» белән бүләкләнгән Дмитрий Дормидонтов истәлегенә багышлап оештырылды.

Теләче районының Олы Нырсы мәктәбендә башлангыч класс укучыларының районкүләм «Нәниләр чаңгы юлы» ярышы 3нче ел рәттән уздырылды.

Ярышка килүчеләрне мәктәптә Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан әзерләнелгән күргәзмә каршы алды. Анда шушы җирлектән СВОга алынган, хәрби хәрәкәтләр вакытында һәлак булган якташларның фотолары, аларның сугышчан юлы турындагы мәгълүмат урын алды.

Чаңгы ярышын ачу тантанасында Дмитрий Дормидонтовның хатыны Ольга Андреевна, улы Павел, Олы Нырсы мәктәбе директоры Пётр Чернов, укытучылар, шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Динар Гыйниятуллин, хәрби комиссариат вәкилләре катнашты. Алар үз чыгышларында СВОда һәлак булган егетләр — Дмитрий Дормидонтов, шушы мәктәптә укыган Илсур Хөснетдинов, Раил Гарифуллин һәм Валерий Егоров (әтисе — Субаштан) шикелле үз туган төбәгебезнең, үз Ватаныбызның чын патриотлары булып һәм физик яктан чыныгып үсүнең мөһимлеге турында сөйләделәр. 

«Нәниләр чаңгы юлы» ярышында үзебезнең район укучылары белән беррәттән, Балык Бистәсенең Яңа Арыш мәктәбе командасы да көч сынашты. Нәтиҗәдә, Теләче урта мәктәбе командасы беренче урынны яулады. Алар күчмә кубокка ия булдылар. Икенче урында — Олы Нырсы, өченче урында — Мәтәскә урта мәктәбе командалары. Чаңгы ярышында катнашкан укучыларның шәхси уңышлары да бәяләнеп, аларга грамоталар тапшырылды.

Ярышның төп спонсорлары — шәхси эшмәкәр Нурсил Мифтаховка, «Шытсу» авыл хуҗалыгы предприятиесенә, шулай ук, эшмәкәрләр Гөлфинур Шәмсетдиновага, Илһам Зәкиевкә чаңгычылар да, аларның ата-аналары да рәхмәт белдерде. 

СВО батыры Дормидонтов истәлегенә уздырылган районкүләм «Нәниләр чаңгы юлы» традицион ярышы алдагы елларда тагын да киңрәк колач алыр, аның ялкыны сүнмәс.

Светлана ДЕМИДОВА,
Теләче районының Колбагыш авылы китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев