Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Олы Машләк авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Бу ел Балык Бистәсенең Зур Машләк һәм Зур Солтан авыллары халкы өчен шатлыклы вакыйгалар белән истә калачак.

Яңа төзелгән фельдшер-акушерлык пунктларының тантаналы ачылышына бөтен авыл халкы җыелды. Башта традиция буенча авыл халқын Кыш бабай белән Кар кызы сәламләде. Аннары район башлыгы Радик Исламов сүз алды. Үз чыгышында ул бар кешегә дә уңышлар теләде.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының җаваплы хезмәткәре, республика кунагы Фәнис Исхаков, авыл җирлегендә яшәүчеләрне яклау чаралары алга таба да дәвам итәчәк дип ышандырды. Авыл халкына сәламәтлек теләде һәм монда бары тик профилактика максатларында гына килергә булсын диде ул.

Медицина хезмәткәрләре дә җитәкчеләргә рәхмәт белдерделәр һәм Яңа елда мондый шатлыклы вакыйгаларның күбрәк булуын теләделәр.

Фото: Авыл офыклары / Рыбная Слобода

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев