Өлкәннәргә күңел җылысын бирә: Мария Ишмякова 30 елдан артык социаль хезмәткәр булып эшли
Мария Михайловна 31 ел социаль хезмәткәр булып эшли. Россия Президенты боерыгы белән аңа «Россия Федерациясенең атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре» исеме бирелде.
Мария Ишмякова – Югары Баграж кызы. Сарсаз-Багражга Александр исемле механизатор егеткә кияүгә чыгып, төп йортка килен булып төшә. Кайнанасы Татьяна белән әниле-кызлы булып 16 ел тату гомер итәләр. Өлкән кешеләргә карата булган хөрмәт анда нәкъ менә кайнана белән яшәгән чордан башланадыр да, чөнки ул бүгенге һөнәренең шулай дәвамлы булуын тормыш тәҗрибәсе алуда, дип саный. Төп йорттан үз нигезләрен булдырып күченгәч тә, гаиләнең өлкән кешесе яңа өйнең түреннән урын ала. Бер-бер артлы дүрт балалары туа. Бер уйламаганда тормыш иптәше Александр авариядә фаҗигалы төстә 41 яшендә һәлак була. Менә шушы тетрәндергеч язмыш сынавы аны мәрхәмәтле һөнәр иясе булырга этәрә.
— Мин үзем авыл кибетендә сәүдә хезмәткәре булып эшләдем. Ә ирем вафат булгач авыл җирлеге башлыгы миңа балаларың да бәләкәй, алар янында күбрәк була алырсың, дип социаль хезмәткәр эшен тәкъдим итте. Мин моңа бик теләп ризалаштым. Ә эшнең асылына район социаль яклау бүлегендә яхшылап өйрәттеләр һәм синең карамакта булган өлкән кешегә күңел җылыңны бирә алу, дип киңәш бирделәр. Инде менә утыз бер ел дәвамында күңел биреп эшлим. Барысы да — бабайларым да, әбиләрем дә яхшы күңеллеләр булдылар. Алар белән эшләү чорында күңелсезлекләргә очрамадым, рәхәт итеп эшләдем, — дип елмая Мария Михайловна.
Бүгенге көндә аның карамагында булган өлкән кешеләрдән инде 80 яшен тутырып килүче Татьяна Васильевна гына калган. Мария түти аңа ярдәмче генә түгел, егерме ел дәвамында чын дус, күңел хисләрен уртаклашучы сердәш, дип тә атый.
— Марияне миңа киләсе көннәрдә көтеп алам. Йортымдагы эшләрдә булышу, ризык әзерләп калдыру өстенә әле ул сөйләшеп, күңелемне бушатырдай кешем дә. Без кыз туганым белән авыру әниебезне озак тәрбияләдек, шул сәбәпле, үз гаиләмне булдыра алмый калдым. 38 ел тегүчелектә хезмәт куйдым. Ә олыгайган көндә иптәш бик кирәк. Дөрес, туганнарым төп йортка кайтып йөриләр, тик алар — эш кешесе еш минем янда була алмыйлар, ә Мария Михайловна һәрчак янәшәмдә, рәхмәт аңа, — ди Татьяна Васильевна.

Мария Михайловна социаль хезмәткәр булып эшләү дәверендә утыздан артык өлкән кеше булган. Күрше авылларга йөреп эшләргә дә туры килгән. Шулай ук өлкән кешеләрне тәрбияләшергә балалары да булышкан. Ул шушы һөнәрен кызы — Галина Александровнага да сеңдерә алган. Әнисе юлын дәвам итүче Галинаның да инде район социаль яклау бүлегендәге хезмәт стажы 24 ел.
— Ирем вафат булганда олы кызым Галинага 13 яшь иде. Социаль хезмәткәр булып эшли башлагач та, төп ярдәмчем ул булды. Өлкәннәргә идәннәр юышырга, бакча эшен карашырга еш булышты. Мөгаен, аның да бу һөнәргә кереп китүендә балачактан сеңгән шушы җаваплылык этәргеч булгандыр. Гомумән, балаларым кече яшьтән хезмәт белән үстеләр. Улым да үсмер чактан җәй көне комбайнчы ярдәмчесе булып эшләде. Кечеләре дә хуҗалыкта кул арасына кереп үстеләр, — ди Мария Михайловна.

Социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина әниле-кызлы Ишмяковаларның шушы тармакта озак еллар намуслы хезмәтен югары бәяли, үз хезмәтләренә бирелгән җаваплы кешеләр, ди алар турында.
Зәй офыклары, Энҗе Әгъләмова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев