Бу көннәрдә һава температурасы 16 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итте «Татар-информ»га «Метео» һава торышы үзәге синоптигы Александр Ильин.
2 – 6 октябрьдә Татарстанда кабат әбиләр чуагы була.
«Татарстанда җылытачак. Һава температурасы кабат +13..+16 градуска күтәреләчәк. Бу чорда явым-төшемнәр көтелми, аяз һәм коры һава торышы булачак», — диб билгеләп үте Александр Ильин.
Аның сүзләренчә, Идел буе федераль округының көньягында һава температурасы 20 градустан та югары була.
Нет комментариев