Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Нур» театр труппасы Мәлкән авылы музеенда кунакта булды

Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылы музее күркәм кунакларны кабул итте. Тауасты Байлар мәдәният йортының «Нур» халык театры артистлары музейга сәяхәт кылдылар.

«Нур» театры коллективы Мәлкән авылы музее белән бик кызыксынды.. Алар экспонатларны игътибар белән карап, авыл тарихы, йола-гадәтләре һәм үткәне турында күп яңалыклар белделәр.

«Мондый очрашулар, үзара аралашулар бик мөһим. Алар безнең аралашуны ныгыта, туган як турындагы белемнәребезне баета һәм киңәйтә. Бу исә безне берләштерә һәм үзебезнең тамырларыбызны тирәнрәк аңларга ярдәм итә», – ди клуб җитәкчесе Светлана Упаева.

Мондый чаралар яшь буынга да үрнәк булып тора, аларны туган як тарихына, мәдәниятенә битараф булмаска өйрәтә. Киләчәктә дә шундый очрашуларның дәвам итүе, яңа дуслык күперләре салуы, мәдәни алмашуларны арттыруы бик мөһим. Чөнки нәкъ менә шундый аралашулар аша безнең милли рухыбыз ныгый, йола-гадәтләребез саклана һәм киләчәк буыннарга тапшырыла.

С.Упаева фотолары.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев