Николай Трофимов: «Өченче класстан ук архитектор булырга хыялландым»
Казан егете Николай Трофимов Теләче районындагы Субаш авылында чиркәү төзүдә башлап йөрүе хезмәт юлына үзгәреш керткән.
Төзүче һөнәрен үз иткән карендәшебез Николай Трофимовны бик күпләр кино-клипларда катнашучы актер буларак белә. Талантлы егет гитарада уйный, автомобиль һәм мотоцикллар белән кызыксына, илләр буйлап сәяхәт итә.
Төзүчеләр династиясе
Николай — компанияләрнең берсендә төзелеш үсеше буенча директор.
«Компаниябез 14 ел йортлар төзи. Һәр төзүченең карьерасы әтисенең ярдәмчесе булудан башлана. Без дә әти нәрсәдер төзегәндә ул сораганны алып биреп, илтеп куеп тора идек. Үзем алты елдан артык төзелеш белән профессиональ рәвештә шөгыльләнәм. Гаиләбезне төзүчеләр династиясе дип әйтергә була — әти дә, әни дә шул тармакта эшләде. Шуңадыр, мин дә өченче класстан ук архитектор булырга хыялландым. Казанда тудым. Үз йортымда яшим. Югары техник белемем бар. Шулай да гел яңа нәрсәгә өйрәнеп, укып торам. Бик күп йортлар төзедек. Әлбәттә, зур һәм матурлары гына истә кала», — дип, сүзне үз тормышы белән таныштырудан башлады Николай.
Төзелештә иң мөһиме нәрсә? Бу сорауга да җавап бирде төзелеш белгече.
«Мөһим детальләр бик күп: төзелеш барачак участокның геологиясен, барлык рөхсәт документларын өйрәнү, фундамент төрен сайлау, бинаның конструкциясеннән башлап, барлык бизәкләүне (тышкы һәм эчке) башкару. Төзелештә вак-төяк нәрсә булмый. Һәр этаптагы ваемсызлык төзәтеп булмаслык нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Компаниядә штаттагы бригадалар гына эшли — эш тәҗрибәләренә таянып, шәхсән сайлыйбыз. Кешеләр белән эшләгәндә, беренче чиратта, төгәллек, таләпчәнлек кирәк. Төзүче хезмәтендә халыкның «җиде тапкыр үлчә — бер тапкыр кис» мәкаләсен күз уңында тотасың. Һәр этапны уйлап, һәр процессны контрольдә тотабыз. Эшне үз агымына җибәрмибез», — дип сөйләде Николай Михайлович.
Җитәкче сөйләвенчә, төзелеш тармагының бизнес һәм комфорт классларында эшләүчеләр Казанда бармак белән генә санарлык.
«Экономия һәм бюджет сегментында эшләүчеләр барысын да — саморез, кадакка кадәр экономияли. Яңа технологияләр, материаллар барлыгын белмиләр дә», — ди ул.

Авылның патриоты
Николайның төзелеш белән профессиональ шөгыльләнүенә моннан 10 ел элек Теләче районындагы Субашта храм төзүе этәргеч бирә. Әнисе Лидиянең туган авылы Субашта чиркәү салуның инициаторы, соңрак төзелешне оештыручы, приход советы җитәкчесе була Николай Трофимов. Аңа Субашны иман йортлы итүдә туганнары, авылдашлары ярдәм итә. Ул әле хәзер дә чиркәү кирәк-ярагын кайгыртып тора.
Авыллар турында шундый дәртләнеп сөйли ул:
«Үз йортыбызны җиткердек. Шәһәрдә яшәү урыныбыз иркен булса да, шулай тиеш санадык. Чөнки авыл ул изге урын — әби-бабайлар, папа-мамалар туган җир. Анда йолалар саклана. Бәйрәмнәр, келәүләр уза. Авылдашларны сөендереп, Олы көндә балалар өйдән-өйгә йөри. Анда тумасагыз да, ата-бабаларыгызның кече ватанын онытмагыз, кайтырга тырышыгыз. Авыл ул, барыбер, сезнеке», — дип газета укучы яшьләргә киңәш бирде әңгәмәдәшем. «Җәйге каникулларны әби-бабайларда үткәрдек. Ялларны түземсезлек белән көтеп ала идек, чөнки ял көннәрендә әти-әни кайта. Алар башта — автобуста, аннан соң җәяү кайта иделәр. Әле дә хәтерлим, әни — көнбагыш рәсемле ачык төстәге сарафаннан, кулына авыр сумкалар тоткан. Энем Сережа белән миңа, әби-бабайга бу чын бәхет иде», — дип өстәде ул.
Чиркәүдә танышканнар
17 елдан артык иңне-иңгә куеп яшәүче хатыны Марина белән ничек танышуын да сөйләде: «Казанның Тихвин чиркәвендә, нәкъ менә бәйрәм көнендә таныштык. Булачак хатыныма нибары 19 яшь иде. Кызыклы факт: төнге келәүдән соң әниемне һәм урсайны машинамда кайтарып куйдым. Марина да операция кичергән әнисенә службада торырга ярдәм итәр өчен килгән иде. Икебез дә ул көнне изге юлда булып, чиркәүгә, беренче чиратта, әниләребезгә ярдәм итәр өчен килдек, алар соңрак безгә — уртак әниләр, балаларыбызга уртак әбиләр булды. Үзебез күптән әти-әни, 50 ягына чыксак та, әти-әни янында без нәни бала сыман. Алар әле дә кинәшчебез, сердәшчебез». Марина һәм Николай Трофимовлар ике ул, бер кыз үстерәләр.
Халыкка уңайлы һәм ныклы йортларда яшәү мөмкинлеге тудыру өчен тырышучы Николай Трофимов кебек профессионаллар булганда, республикабызның төзелеш тармагы да, икътисады да үсештә булыр.
Үз куллары белән киләчәкне булдыручы, биналар төзүче, юллар салучы, уңайлылык һәм иминлек тәэмин итүчеләрнең һәркайсына нык сәламәтлек, зур бәхет, яңа, иң кыю планнарының тормышка ашуын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев