«Ниһаять очраштык»: Римма Никитинаның хәрби операциядәге дус етете кайткан
Римма Никитинага махсус хәрби операция зонасында булган бер егетнең мәхәббәт аңлауты, тәкъдим ясавы инернет киңлекләрендә шау-шу кузгаткан иде. Ниһаять, әлеге егет кайткан, Римма белән күрешкән.
Әле кайчан гына егет Риммага видеотәкъдим ясаган иде. «Никитина Римма Александровнага мәхәббәт аңлатасым килә. Мин сине бик нык яратам. Минем йөрәгем син дип тибә», – дип сөйли егет видеода.
Егет Риммага хат яза башлый, җае булганда шалтырата, кочак-кочак чәчәк букетлары, кәнфиттән ясалганнарын да җибәрә башлый. Ә Лилия Хәмитованың туган көн мәҗлесендә барысын да шаккаттыра: Риммага бриллиант кашлы алтын йөзек белән зур гына чәчәк бәйләме җибәрә.
Ә хәзер, ниһаять, Римма әлеге егет белән күрешкән. Аның каршысына йөгереп, кочаклап алган видеосын социаль челтәргә уртнаштырып «Дождалась!» дип язып куйган. Романтик егет бер кочак роза чәчәкләре бәйләме белән кайткан.
Римма өчен сөенүчеләр дә шактый: «Бәхетле булыгыз!», «Мин елыйм, шундый матур күренеш», «Ышану, хыяллану һәм көтеп алу...» дип язып калдырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев