Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Назаровкада «Җәйдә кунакта» күңелле уен программасы үткәрелде

Самара өлкәсенең Келәүле районындагы Назаровка авылы клубы хезмәткәрләре тарафыннан «Җәйдә кунакта» дип исемләнгән күңелле уен программасы оештырылган.

Клуб хезмәткәрләренең тырышлыгы һәм балаларны сәламәт яшәү рәвешенә, активлыкка һәм бер-берсенә ярдәм итүгә өйрәтү теләге аеруча мактауга лаек. «Җәйдә кунакта» программасы, чыннан да, җәйге каникулларны файдалы һәм күңелле итеп үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек булды.

«Анда балалар күңелле һәм дустанә атмосферага чумдылар, кызыклы һәм күңелле эстафеталарда уйнадылар. Чара уен рәвешендә узды. Программага җәй темасына табышмаклар, эстафеталар, конкурслар, викториналар кертелде. Балалар арасында иң җитез, иң уңганнар һәм спортны яратучылар да табылды. Программада катнашучыларның барысы да татлы бүләкләр, күп уңай эмоцияләр белән кайтып китте», – дип хәбәр итте клуб җитәкчесе Надежда Афанасьева.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев