Мөһим объектларны саклау өчен резервтагы кешеләрне җыя башлыйлар
Путин резервтагыларны инфраструктураны саклауга җибәрү турындагы канунга кул куйды. Документ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару сайтында урнаштырылган.
Закон Президент указы нигезендә РФ Кораллы көчләре резервында торучы затларны аеруча мөһим объектларны саклау өчен җыеннарга җибәрүне күздә тота. Төбәкләрдә Россиянең Хәрби көчләре резервында булу турында контрактка кул куючыларны подразделениеләргә җыя башлаганнар. Сүз иң элек пилотсыз очкычлардан саклау турында бара.
Резервистларны, шул исәптән, Татарстанда (Казан һәм Түбән Камада), шулай ук тагын 18 субъектта (Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортстан һәм Чуашстанны кертеп) җыялар.
Җыеннарда булу вакыты елына алты айдан артмаска тиеш. Резервистларга үзләренең эшчәнлеге чорында хәрби хезмәткәр статусы бирелә. Аларга хәрбиләр өчен каралган барлык ташламалар, шул исәптән социаль гарантияләр һәм түләүләр кагыла. Яшенә килгәндә, солдат һәм сержантлар өчен — 50 яшькә кадәр, кече һәм өлкән офицерлар өчен — 60-65 яшькә кадәр. Кандидатлар сәламәтлеге буенча В категориясеннән ким булмаган категориягә, ким дигәндә тугыз сыйныф белемгә ия булырга һәм хөкем ителмәгән булырга тиеш.
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев