Милли иҗтимагый оешма җитәкчеләре ремонтланган Халыклар дуслыгы йортын ачу тантанасында катнашты
8 сентябрь — илебездә беренче мәртәбә билгеләп үтелгән Россия халыклары телләре көнендә Казанда ике зур вакыйга булды: яңартып ремонтланган Татарстан Халыклар дуслыгы йортын ачу тантанасы; Дуслык йортында «түгәрәк өстәл» уздырылды.
Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен һәм культураларын саклауга, үстерүгә багышланган «түгәрәк өстәл»не республика дәүләт советы председателе, Халыклар ассамблеясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Анда Федерация Советының регламент һәм парламент эшчәнлеген оештыру комитеты председателе урынбасары Александр Терентьев, Татарстан Рәисе эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне тормышка ашыру идарәсе начальнигы Данил Мостафин, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров, Татарстан халыклары ассамблеясе советының башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова һәм башкалар катнашты.

Фәрит Хәйруллович хәзерге вакытта Татарстанда 175 милләт кешеләренең үзара дус-тату яшәүләрен билгеләп үтте. Милләт һәм конфессия ара мөнәсәбәтләрне тагын да яхшырту буенча республикада зур эш алып барыла. Татарстандагы мәктәпләрнең 591ендә — татар теле, 84ендә — чуваш, 20сендә — удмурт, 16сында — мари, 3сендә — мордва, 1сендә — иврит, 1сендә башкорт теле дә өйрәтелә. Интернет мәгълүматы буенча, бу яңа уку елында безнең республикада барлыгы 1402 мәктәп бар.
Халыклар ассамблеясенең Татарстан халыклары телләрен саклауга кагылышлы проектлары турында сөйләгәндә, Ренат Вәлиуллин мөһим юнәлешләрнең берсе атнакөн (якшәмбе) мәктәпләре һәм бүлекләре эшчәнлеге икәнен әйтте. Узган уку елында республикабызда шундый 111 бүлек эшләгән, анда 30 милләтнең туган теле, культурасы, традициясе өйрәтелгән. Сүз уңаеннан, узган елны керәшен атнакөн мәктәбе дә эшләгән, быел да аны оештырырга җыеналар. Әлбәттә, карендәшләребез үзләре дә активлык күрсәтер — керәшен атнакөн классларына йөрер.


Халыклар дуслыгы йортын үзгәртеп ремонтлау 110 миллион сумга төшкән. Фәрит Мөхәммәтшин милли-мәдәни автономияләрнең җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп:
«Бинаны ремонтларга акча биргәне өчен, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, заманча уңайлыклар тудырган төзүчеләргә рәхмәт. Ишекләр һәрвакыт ачык булып, кешеләр йөрсен һәм биредә тормыш кайнап торсын өчен, үз эшчәнлегегезгә яңалыклар кертегез, халыкны кызыксындырыгыз. Бу — үз халкыгызга хезмәт итүегез булыр», — дип яңача эшләргә киңәш итте.
«Түгәрәк өстәл»дә катнашучылар яңартылган бинаны карап чыктылар. Ремонттан соң, беренче катта 80 кешелек күп функцияле зал барлыкка килгән. Анда семинарлар, тренинглар, конференцияләр, тантаналы бәйрәмнәр уздырылачак. Бу катта махсус тавыш йоткыч көйләнгән телестудиягә дә урын бирелгән. Икенче корпуста — күргәзмәләр залы, Анда Идел буе халыкларының милли киемнәрен, шул исәптән керәшеннәрнең борынгы кием үрнәкләрен дә күрергә була. Монда, шулай ук, танылган галим, фольклор белгече Геннадий Макаров ясаган борынгы музыка уен кораллары да куелган. 30 кешегә исәпләнгән һәм киңәшмәләрне онлайн уздыру мөмкинлеге бирә торган заманча конференц-зал да бар. Тагын бер хореография залы (14 кешелек коллективлар репетиция уздырырлык) ачканнар.

Концерт залы да үзгәрешләр кичергән: яңа яктырткыч җайланмалар көйләнгән, заманча зур экран, ике метрга киңәйгән сәхнә, уңайлы утыргычлар.

Фотолар: Халыклар дуслыгы йорты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев