Менделеевскиның кечкенә патриотларыннан СВОдагылар татлы котлаулар әзерли
Яңа ел алдыннан безнең тынычлыгыбызны һәм иминлегебезне саклаучы солдатларыбыз күңелгә үтеп керә торган бүләкләр алачак.
Менделеевскиның Бәзәкә авылы мәктәбе укучылары да Ватаныбызны саклаучыларны сөендерергә булганнар. Балачакны иске төшерсеннәр дип, солдатларга татлы ризыклар белән бергә, җылы рәхмәт сүзләре бүләк итәргә уйлаганнар.
«Әлеге мәктәптә Сәйтәк авылы баллары да укый. Укучылар бәйрәм котлау открыткаларын үз куллары белән ясадылар. Һәрберсе үз эшенә бар күңел җылысын биргән, рәсемнәр ясап һәм теләкләрен матур итеп язып чыккан. Һәр открыткага татлы ризыклар пакеты кушылган: карамель, шоколад, мармелад. Мондый тыйнак тәм-томнар чын күңелдән рәхмәт сүзләренә күркәм өстәмә булачак», – диде Сәйтәк авылы клуб җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина.
Открыткалар өчпочмак формасында ясалган. Бөек Ватан сугышы чорындагы фронт хатлары кебек булган. Бу символ ветераннар һәм хәзерге Ватанны саклаучылар буыны өчен аеруча кадерле. Бала кулы белән ясалган өчпочмак, игътибар һәм хөрмәтнең онытылмас билгесе булачак, чөнки бу открыткалалар яхшылык һәм мәхәббәтнең аерым энергетикасы белән тулы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев