Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Математика укытучысыннан— электр челтәре мастерына »: Сергей Шишкин — перспективалы белгечләрнең берсе

22 декабрь — Энергетикларның һөнәри бәйрәме. Зәй районының Зичәбаш авылы егете Сергей Шишкин да әлеге һөнәр иясе.

Беренче һөнәре буенча Сергей Шишкин — педагог. Ул мәктәпне тәмамлагач, Чаллы педагогика институтында математика-информатика укытучысы белгечлеген алган. Югары белемле булуга, армия хезмәтен тутырып кайткач, Кабан-Бастрык мәктәбендә бер ел әлеге фәннәрне укыткан. Аннан һөнәрен тамырдан үзгәртергә карар кылган. Егет педагогик белемнең бүгенге эшендә дә ярдәм итүен әйтә, электр челтәрләре предприятиесендә төрле исәпләүләрне тиз арада башкаруга да аның беренче алган белеме ярдәмгә килә. 

Электр монтеры һөнәренә Сергей армия хезмәтен тутырып кайткач, инде акыл утырган егет булгач килгән. 

«2012 елда, авылда электр монтеры кирәк булу сәбәпле, бу эшкә кыстадылар үземне. Махсус курсларда белем алгач, җиң сызганып эшкә керештем. Хезмәтемне яратып башкарам, һәрчак яңалыкка, яңа алымнарга омтылып эшләү бик кызыклы. Кешеләр өчен синең хезмәтеңнән көндәлек тормышның сыйфаты бәйле булуын тою исә даими җаваплылыкта булырга этәрә», — дип әйтә Сергей.

Быел Сергей электр челтәрләре предприятиесенең Түбән Биш участогына мастер вазифасына билгеләнде. Сергей Шишкин һәм аның җитәкчелегендәге ике электр монтеры Түбән Биш участогына караган 23 авылга хезмәт күрсәтәләр. Эш сәгатьләре иртәнге 8дән башланып кичке 5тә төгәлләнү каралса да, егетләр төрле ситуацияләрдә эш сәгате белән исәпләшми эшлиләр. Бигрәк тә кышкы чорда бозлы яңгыр яуса, җәен яшен булса, электр монтерларына эш күп була. 

«Без хәзер электр үткәргечләрдәге аварияләрне кешеләргә уңайсызлык тудырмыйча, ягъни утны сүндермичә, югары электр көчәнеше астында башкарырга тырышабыз. Шуңа да соңгы дүрт елда электр сүнү очраклары, алдагы елларга караганда, күпкә кимеде. Халыктан рәхмәт сүзләрен дә еш ишетәбез, ә хезмәткә бәя нәкъ менә кулланучылар фикере дә инде», — дип тә өстәде Сергей Вячеславович. 

Аның хезмәтен электр челтәрләре предприятиесендә дә югары бәялиләр. 

«Сергей — иң тырыш, максатчат егетләребезнең берсе, мондыйлар белән кинәнеп эшләргә була», — ди аның турында өлкән мастер Айрат Гыйлаев.

Энҗе Әгъләмова, Зәй офыклары

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев