«Мәлкәнәй» коллективы Түбән Яхшыйда «Авыл көне»ндә катнашы
29 нчы июнь көнне, Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылыннан «Мәлкәнәй» халык фольклор коллективы Актаныш районындагы Түбән Яхшыйда, «Авыл көне»ндә чыгыш ясап кайтты.
Әлеге чарага чакыруларының сәбәбе – «Авыл көне»н, чыгышы белән Иске Мәлкәннән булган карендәшебез Александра Сизова хөрмәтенә багышлануы.
«Табигате искиткеч булган бу авылның халкы да эшчән, тырыш (авыл кечкенә булса да, ихаталар төзек, матур), бәйрәме дә бик күңелле узды. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Ринас Әхмәтов, Ленар һәм Илсинә Миннемуллиннар, Илһам Хисмәтуллиннар белән бер сәхнәдә чыгыш ясап, аралашып, фотоларга төшәргә дә өлгердек. Бу бәйрәмнең төп оештыручысы һәм безне чакыручы Ильяс Мирзаяновка рәхмәтлебез», – дип хәбәр иттеләр Мәлкән мәдәният йортыннан.

С. Упаева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев