Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылында яшәүче изге күңелле карендәшләребез махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга тагын ярдәм әзерләделәр.
Алар егетләребезгә аш-су әзерләү өчен кирәкле яшелчәләр, ярмалар, чәйләр, тозлы кыяр һәм тәмләткеч үләннәр җыеп, илтеп тапшырдылар.
Бу игелекле эшне оештыручыларның һәм катнашучыларның ярдәме безнең егетләр өчен бик мөһим. Без барыбыз да тизрәк тынычлык урнашуын һәм барлык ир-егетләребезнең исән-сау гаиләләренә кайтуын телибез.Бу акциядә катнашу – ул безнең Ватанга, безнең егетләргә булган хөрмәтебезне, ярдәм итәргә әзер булуыбызны күрсәтү. Һәрбер кечкенә ярдәм дә, бергә тупланганда, зур көчкә әйләнә.



Фотолар Яңа Мәлкән клубыннан
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев