Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Мәләкәстән Храмовлар: «Һәр мизгелдән тәм һәм ямь табып яшәгез»

Тукай районының Мәләкәс авылында яшәүче Николай Александрович һәм Газимә Шәйхетдин кызы Храмовларның бергә гомер итүләренә төгәл 50 ел тула. Алар гаиләләренең ярты гасырлык туйларын билгеләп үтәләр.

Ике хезмәт, ике алтын канат

Николай белән Газимә яшьли үк танышалар. Николай Борды авылында туып-үсә, ә Газимә әти-әнисе белән Тукай районына Башкортстаннан күченеп килә. Николайга 18 яшь тулуга ук гаилә коралар.

Николай Александрович бөтен гомерен туган Тукай районына багышлый: төзелеш өлкәсендә дә, райпо сәүдә системасында да намус белән хезмәт итә. Шул ук вакытта аның тормышында иҗат гел янәшә бара. Матур тавышлы җ ырчы, ул «Энергетик» мәдәният сараеның татар хоры солисты була. Аның таланты югары дәрәҗәдә бәяләнә: Бөтенсоюз халык иҗаты фестивале лауреаты, «Россия тавышлары» һәм «Татарстан тавышлары» конкурсларында призлы урыннар яулый. Николай Храмов үзенең «Күңелемә язлар кайты» дигән соло альбомын чыгара һәм «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була.

Газимә Шәйхетдин кызының да хезмәт юлы мактауга лаек — ул Круглое Поле тимер юлы участогында һәм элемтә бүлегендә оператор булып эшли. Алай да, тормыштагы иң төп һәм иң изге һөнәре дип ул балалар үстерүне саный. Олы, ишле һәм тату гаилә кору — ир белән хатынның уртак хыялы була. Шул нәни хыял канат җәя: алар дүрт гүзәл кыз үстереп, олы тормыш юлына чыгаралар.

Чиркәүгә алып килгән сукмак

«Бәхетебез чиксез иде, ә тормыш сукмагыбыз безне Ходайга алып килде!» — дип аңлата уртак язмышларын Николай Александрович.

Бергә яши башлауларына 25 ел тулгач, гаилә башлыгы хатынына венчание узып, чиркәүдә кәбен койдырырга тәкъдим итә. 

Бүгенге көндә Николай Александрович — Казан епархиясе Тукай районы Мәләкәс авылының Вознесение Господне чиркәве иерее. Ә аның янәшәсендә, әлеге хезмәтнең бөтен авырлыкларын һәм шатлыкларын уртаклашып, һәрвакыт тугрылыклы матушка Галина — аның сөекле Газимәсе тора.

Югары бүләк

Борды авылында гөрләп узган «Күрше фест» район бәйрәмендә Храмовлар гаиләсенә якташларының алкышлары астында тантаналы рәвештә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» дигән медаль тапшырылуы бик дулкынландыргыч һәм кадерле булды. Ярты гасыр буе, шатлыкларны да, кайгыларны да бергә бүлешеп, кулга-кул тотышып яшәү — зур хөрмәткә лаек эш.

Николай Александрович:

— Безнең туй көнне һава торышы бик матур, кояшлы иде. Бу онытылмас вакыйга 1976 елның 21 августында булды, без Биклән авылында язылыштык. Ул чакта төзелеш бригадасында Татарстан якларына Башкортстаннан килгән кызлар эшли иде. Газимә дә шулар арасында иде. Мин үзем бик шук, чая малай булдым. Күрдем дә бу гүзәл кызны, шул ук мизгелдә: «Үземнеке итәм!» — дип күңелемә беркеттем.

Миннән өч яшькә зуррак дәдәм шул кызлар яшәгән тулай торактагы бер бүлмәгә йөри иде. Бергә йөри башладык. Абый миңа башта һич ышанмый: «Син һаман Надя янына йөрисеңме әллә?» — ди. Мин әйтәм: «Юк, Надя түгел, мин Газимә янына барам!». Абый көлде генә: «Борылып та карамый ул сиңа, хыялланма», — дип үчекләп куйды. Мин туктамадым: бер көн бардым, ике көн бардым... Бер атна узгач, ниһаять, ул да миңа карый башлады. Шулай итеп танышып, кавышып киттек. Күз ачып йомганчы бергә яшәвебезгә 50 ел да булган.

Мин еллар буе керәшен җыруларын авылдан авылга йөреп, халыкка таныттым, кешеләр белән бергә җырладым, аларны магнитофон тасмасына яздырып бардым. Шуннан соң шул көйләрне нотага куеп, яңа төрле аранжировкалар ясатып, кабат халыкка чыгардым. Удмуртия, Башкортстан, Татарстан буйлап бик күп йөрдек. Керәшеннәр яшәгән һәр җиргә барырга тырыштык, аларның данын, мәдәниятен күтәреп йөрдем.

Бүгенге көндә дини хезмәттә булуыма да 17 ел тулды инде. Шул гомер эчендә дүрт приход ачарга насыйп булды: Бордыда, Мәләкәстә, Чаллыда һәм Аулаш авылында.

Газимә ханым:

— Минем бөтен гомерем ирем янында узды. Аның уң һәм сул кулы дип әйтергә була. Хәзер менә матушка булып торам. Икебез дә бер юлдан барабыз, бер максатка хезмәт итәбез.

Әлбәттә, тормыш булгач, талашкан да бар. Ансыз ничек яшисең инде? Кешегә төрлелек тә кирәк бит. Талашып та алмасаң, яшәве бик күңелсез булыр иде (көлә).

Николай Александрович яшьләргә киңәшләрен дә бирде:

Иртә белән ачуланышкан булсагыз да, кич җиткәч, һичшиксез кочакланышып йокларга ятыгыз. Үткән вакытны кире кайтарып булмый. Бер мизгелне дә ачу саклап әрәм итмәгез! Гомер дигәнең бик тиз үтә дә китә. Көннәр буе бер-береңә үпкәләп, сөйләшмичә йөрмәгез. Тынычланыгыз, кичерегез һәм һәр мизгелдән тәм, ямь табып яшәгез.

Фото: Г. Ибатуллина.

Тукай районы хәбәрләре

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев