Мәләкәс авыл китапханәсендә «Өмет» волонтерлар отряды очрашты
12 январьда Мәләкәс авыл китапханәсендә «Өмет» волонтерлар отрядының күңелле очрашуы узды.
Отряд членнары матур киләчәккә өметләнеп, үз хыяллары белән уртаклашу өчен җыелдылар. Очрашу атмосферасы бик җиңел, шатлыклы һәм яхшы юмор белән тулы иде.
«Без алар өчен мавыктыргыч конкурслар һәм уеннар әзерләдек. Алар волонтерларга шатлыклы мизгелләр һәм күп эмоцияләр бүләк итте. Чара чын мәгънәсендә җылы, күңелле булды. Бу очрашу «Өмет» отрядының бердәмлеген тагын да ныгытты, яңа идеяләр тудырды һәм алдагы эшчәнлеккә яңа көч бирде. Аларның һәрберсе үзенең эчкерсезлеге, энергиясе һәм изге теләкләре белән бу көнне тагын да яктырак итте», – диде китапханәче Лидия Фартдинова.
Китапханә хезмәткәрләре дә бу матур гадәтне дәвам иттереп, волонтерларның һәр очрашуын онытылмас мизгелләргә әйләндерергә тырышачакларын белдерделәр.

Лидия Фартдинова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев