Мәктәпләрдә «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» дәресләре керә башлый
Хәбәрләр

Мәктәпләрдә «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» дәресләре керә башлый

РФ Мәгариф министрлыгы агымдагы, 2026 елда мәктәпләрдә «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» дәресләрен этаплап кертә башлаячак. Бу хакта ведомство җитәкчесе Сергей Кравцов сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Яңа дисциплина 2026/27 уку елының икенче өлешеннән бишенче сыйныфларда (курс дәвамлылыгы 17 сәгать тәшкил итәчәк), ә 2027/28 уку елыннан – алтынчы һәм җиденче сыйныфларда (34әр сәгать) кертеләчәк. Шулай итеп, планнар үзгәрмәгән: Россиянең рухи-әхлакый мәдәниятенә багышланган предметны элек мәктәп программасына 2026 елдан кертергә ниятләгәннәр иде.

Мәгариф министрлыгында әлеге дисциплинаны укыту ярдәмендә укучыларда традицион Россия рухи-әхлакый кыйммәтләренә нигезләнгән дөньяга караш формалаштырырга өметләнәләр.

Узган ел ахырында Кравцов «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру өчен исемлеккә кертелергә мөмкин дип фаразлаган.

Татар-информ


Нет комментариев