Ләкедән Тамара Подвалова керәшеннәренең фольклор үрнәкләрен киләчәк буынга тапшыруда актив эш алып бара
Сарман районының Ләке авылыннан марафончы Римма Антонова авылының алдынгы хезмәткәре, инде өлкән яшькә җиткән Тамара Подвалова белән таныштырды.
Тамара Николаевна Подвалова 1941 елның 10 маенда Сарман районы Ләке авылында дөньяга килә. Тамара Николаевна колхоз хезмәткәре, хезмәт ветераны һәм активистка, ул авыл халкының ялын оештыруга һәм керәшеннәрнең мәдәни традицияләрен пропагандалауга зур өлеш керткән шәхес. 1974 елдан «Игәнә» халык керәшен фольклор ансамблендә җырлый. Бер генә чара да Тамара Николаевна чыгышыннан башка үтми. Район һәм республика конкурсларында, фестивальләрендә солистлар буларак һәм «Игәнә» халык керәшен фольклор ансамбле составында чыгыш ясый.
Тамара Николаевна Сарман районы керәшеннәренең фольклор үрнәкләрен җыюда, киләчәк буынга тапшыруда актив эшчәнлек алып бара. Ләке авылы клубына да ярдәме зур аның. Тамарa Николаевна бәйрәмнәргә сценарийлар язарга, бәйрәм күренешләрен ярдәм итә, Ләке клубының эшен камилләштерү белән актив шөгыльләнә.

Бөтен гомере сәхнәдә үткән Тамара Подвалова күңел түрендә саклана торган истәлекләре белән дә бүлеште. 1974 елда Казан Олимпиадасында керәшен җырын яңгыратуга өлеш керткән шәхес икән ул:
— Элек республика Олимпиадалары була торган идек, – дип сөйләп китте ул. — 1974 елда Казанда узган шундый Олимпиадага без Ләкедән 100 кешелек хор белән бардык. Барыбыз да бертөслерәк кофта-юбкалар киеп. Ул вакытта репертуарыбызда керәшен җырулары юк иде әле. Шунда мин: «Әйдәгез, үзебезнең керәшен җырын җырлап карый әле» дидем. Авылда аеруча яратып җырлана торган «Француз яулык»ны сайладык.
Хәзер дә «Игәнә» ансамблендә актив йори. Керәшен халык җырларын саклап калуга зур өлеш кертте ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев