Ләкедә соңгы кыңгырауга әзерләнәләр
Быел Сарман районының Ләке мәктәбен 2 укучы Анастасия Аксакова һәм Румиль Кустовский тәмамлый.
Бу көннәрдә 11 һәм 9 класс укучылары үз алларына зур максатлар куеп, имтиханнарга әзерләнәләр. Ләке мәктәбе укучыларының да «урак өсте». 9 классны тәмамлаучы Анастасия һәм Румиль киләчәккә планнар кора.
Анастасия Аксакова – киләчәктә физик культура укытучысы булырга тели, Румиль Кустовский язмышын авыл хуҗалыгы белән бәйләргә уйлый, техника серләренә төшенеп, механизатор һөнәрен үзләштерергә җыена.
«Бу класс безнең мәктәпнең зур таянычы булды: конкурс, спорт ярышлары булсынмы, мәктәптә үткән чаралар, ачык дәресләр дисеңме, спектакльләр куярга кирәкме — алар һәрвакыт янәшәдә. Имтиханнарга килгәндә, һәр бала өчен сынау булган дәүләт йомгаклау аттестациясе аларны да сагайта, уйланырга мәҗбүр итә. Быел имтихан бирүдә үзгәрешләр булачак, алар моны аңлыйлар, шуңа күрә бөтен көчләрен куеп әзерләнәләр. Шушы җаваплы эшләрендә без, мәктәп коллективы, 2 бөртек укучыбызга чын күңелдән уңышлар телибез. Имтиханнарын яхшы тапшырып, теләгән уку йортларына керерләр, укып чыгып, үз белгечлекләре буенча эшләрләр, җәмгыятебезгә файдалы белгечләр булырлар дип ышанабыз. 9 ел буена бергә укыган вакытларын, мәктәпне сагынып искә алырлар дип өметләнәбез», – дип сөйләде Ләке мәктәбе диреторы Эльмира Дәүләтшина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев