Ләкедә Клара Булатова истәлегенә фәнни-гамәли конференция узды
Сарман районының Ләке авылы мәктәбендә шагыйрә Клара Булатованың 90 яшенә багышланган фәнни-гамәли конференция оештырылды.
Клара Булатова 1936 елның 18 мартында Сарман районы Татар Карамаласы авылында укытучы гаиләсендә туган. Сарман урта мәктәбен (1954), Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1969) тәмамлаган. Түбән Ләшәү (Сарман районы), Колшәрип, Яңа Кәшер (икесе дә Әлмәт районы), Әлмәт шәһәре мәктәпләрендә укытучы булып эшләгән. Әлмәт шәһәрендә төзелештә, көнкүреш комбинатында, «Нур» телекомпаниясендә хезмәт иткән. 2025 елның 29 апрелендә мәңгелеккә күчкән.


Клара Булатованың тууына 90 ел тулу уңаеннан үткәрелгән конференция кысаларында Ләке мәктәбе укучылары «Олы көн алдыннан» дигән мастер-класста катнаштылар.
«Укытучы Зоя Петрова Олы көн бәйрәменең килеп чыгышын тарихи материалларга бәйләп аңлатты. Дилүзә Ильина, Зоя Егоровна җитәкчелегендә килгән кунаклар әлеге изге бәйрәм алдыннан үтәлергә тиешле йолалар, йола-гадәтләрне исләренә төшерделәр. Төрле ысуллар белән үзләре дә йомырка бизәп карадылар. Чара мавыктыргыч булды, катнашучылар канәгать калдылар. Мәктәп коллективы җирле керәшеннәрнең «Игәнә» ансамбле белән берлектә иҗади номерлар тәкъдим иттеләр һәм авторлык, халык җырларын башкардылар, бәйрәм атмосферасы тудырдылар», – дип хәбәр иттеләр Ләке мәктәбеннән.


Э. Дәүләтшина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев