Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Ләке мәктәбе СВОдагыларга ярдәм итә

Сарман районының Ләке мәктәбе укучылары махсус хәрби опреациядәгеләргә талисманнар, брелоклар ясыйлар.

Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашып, илебез бәйсезлеген саклаучы ир-егетләр арасында Ләке мәктәбенең башлангыч классларында белем алучы ике сабыйның әтисе Николай Зайцев та бар. Удмуртия республикасыннан килеп Ләкедә төпләнгән Николай белән беррәттән, авылдашларыбыз Виталий Егоров, Евгений Лычак, Григорий Попов, Николай Сапожников, Владислав Степанов, Ватан кушкан бурычны үтәү өчен, махсус операциядәгеләр сафына бастылар. 

Ә безнең мәктәп коллективы — укытучылар һәм укучылар берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга төрле яклап ярдәм күрсәтә: әле гуманитар ярдәм өчен көндәлек кирәк-ярак җыйса, әле җыелышып токмач кисә, коры аш әзерли, туган якта үскән үләннәрне киптереп чәйләр тутыра. Хәрби техниканы һәм позицияләрне саклар өчен маскировка челтәре үрүдән дә читтә калмый. Бу әйберләр исә махсус штабта тупланып, даими рәвештә хәрбиләргә озатылып тора. 

Укучыларыбыз «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз», «Без — бергә», «Тепло СВОим», «Солдатка — хат» кебек акцияләрдә катнашалар, үз кулларыннан килгәнчә, рәсемнәр ясыйлар, изге теләкләрен юллап хатлар язалар, кайгыртучанлык, исәнлек теләп талисманнар, брелоклар ясыйлар. Чөнки Виталий Егоров мәктәпкә бер очрашуга килгәч, ул хатларны сугышчан дуслары белән бергәләшеп укуларын әйтте. Ул рәсемнәрне стеналарга элеп куюлары, укучылар язган хатларның үзләренә рухи көч бирүләре, сагыну хисләрен басарга ярдәм итүләре турында да сөйләде. 

Кызганыч, Виталий инде арабызда юк. Ләкин укучылар, Валентина Тимофеевна җитәкчелегендә, аның каберенә юлны онытмый. Әнисе Елизавета Федоровнаның да хәлен даими рәвештә белешеп, сугышчан дуслары белән дә элемтәдә торалар. Шуларның берсе — Айнур Гаязов, ул мәктәпкә очрашуга да килде. Виталийның тормышны никадәрле яратуын, чын дус, курку белмәс егет булуын сөйләгәндә, батыр авылдашыбыз өчен укучылар да, укытучылар да горурлык хисе кичерде.
Укучыларыбызның әтисе Николай Зайцев та «сугыш кырында туган яктан килгән кечкенә генә хәбәр дә күңелне юата, алдагы көннәргә ышаныч, өмет уята», ди. Шулай булгач, безнең бу эшләребез юкка түгел. 

Киләчәктә дөньялар тынычланып, егетләребезнең үз туган йортларына, якыннары янына исән-сау әйләнеп кайтуларын телик. Махсус хәрби операциядә илебез бәйсезлеген саклаучылар — чын геройлар. Моны безнең Ләке мәктәбе укучылары да белеп үсәләр һәм, укытучылары буларак ышанып әйтәм, без тәрбияләгән, белем биргән балалар да уртак Ватаныбызның чын патриотлары булырлар…

Фотоларда (сулдан уңга): 2нче класс укучысы Николай, әтиләре махсус операциядәге Тимур һәм Екатерина; «Тепло СВОим» акциясенә кушылып, укучылар үз куллары белән йөрәк-брелоклар ясадылар.

Әлфия МИХАЙЛОВА,
Ләке мәктәбенең башлангыч класс укытучысы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев