Кыштан соң теплицаны ничек эшкәртергә?
Теплицаны язга әзерләү — бакчачыларның төп мәшәкатьләреннән берсе.
Кар кертү. Бу эшне кар эри башлаганчы башкарып куярга кирәк. Соңгарак калынса, туфрак тиз кипшермәячәк һәм тиз генә чәчеп булмаячак. Йомшак кар суы туфрак өстеннән артык тозларны юып төшерә, минераль тозларны эретә, кыскасы, үсемлекләрнең туклануы өчен уңайлы мохит тудыра.
Юу. Ә инде теплицада кар эреп беткәч һәм көннәр тәмам җылыткач, үсемлекләрнең җылы «оя»сын яңа сезонга әзерли башларга кирәк. Иң элек стеналарын юып алабыз. Әйтик, гадәти чәй содасы эремәсе (бер чиләк суга 2 аш калагы сода нисбәтеннән) яки сабынлы-серкәле эремә (10 л суга 100 г чамасы кер сабыны һәм 1 чәй калагы серкә эссенциясе) белән.
Дезинфекцияләү. Күкерт шашкасы гөмбәчек авыруларына, бактерияләр һәм корткычларга каршы иң нәтиҗәле көрәш чарасы булып санала. Парлары барлык почмаклар һәм кечкенә генә ярыкларга да үтеп керә чөнки. Дезинфекция өчен күпме күкерт кирәк булуы теплицаның зурлыгына бәйле. Башта барлык форточкаларны ябарга. Шуннан теплица уртасына янмый торган берәр әйбер өстенә шашканы куеп, филтәсен кабызырга да, тиз генә теплицадан чыгып китәргә. Янудан туктагач, берничә сәгатьтән соң, форточкасын һәм ишеген ачып, теплицаны берничә көн җилләтергә.
Туфракны әзерләү. Иң яхшысы — туфракны тулысынча алыштыру. Мондый мөмкинлек булмаса, һич югында туфракның өске катламын (10–20 см калынлыкта) алып, урынына уңдырышлы яңа туфрак кертү әйбәт. Моның өчен берәр өлеш чирәмле туфрак һәм елга комы, өч өлеш черемә яки компост, биш өлеш торф кирәк булыр.
Ашлау. Иң яхшысы — суперфосфат. Аны суда эретеп, кимендә өч тәүлек тотарга. Төнәтмәнең өсте белән туфракны ашларга. Бер квадрат метр мәйдандагы туфракка 30 грамм гади суперфосфат алырга кирәк. Ә инде «двойной» суперфосфат булса, шул ук мәйданга 20 грамм чамасы да җитә. Моннан тыш язын фосфорит оны, калийлы ашлама (иң киң таралганы — калий сульфаты) кулланалар. Ә инде туфракны корткычлардан һәм авырулардан саклауның иң җиңел ысулы — түтәлләргә кайнар су сибеп, өстен пленка белән каплап кую.
Фото: «Туганайлар»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев