«Күңел җылысын бүләк итү»: Назаровкада махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм әзерлиләр
Самара өлкәсенең Келәүле районында һәр оешма, һәр авыл җирлеге, күп кенә битараф булмаган кешеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм кулын сузалар.
Кемдер акча күчерә, кемдер җылы оекбаш бәйли, кемдер башка кирәкле әйберләр китерә. Районның һәр кешесе җиңүне якынайтуга үз өлешен кертергә тырыша.
«Аларга бу ярдәм бик кирәк, чөнки сугышчы ничек кенә әзер булмасын, һөҗүмнәр астында булу аңа барыбер авыр. Солдатлар ялгыз түгел икәнлекләрен, аларның батырлыгына ышануларын, алар артында ышанычлы тыл бар икәнлеген сизәргә тиешләр. Армия нинди генә яхшы җиһазландырылмасын, без аларга үз тугрылыгыбызны күрсәтергә, гуманитар ярдәм җыярга, җылы сүз әйтергә тиешбез. Алар безнең егетләр. Тыл һәрвакыт фронтка ярдәм иткән һәм бу аның изге бурычы. Бер командир әйткәнчә: «Без – сезне саклаучы калкан, ә сез – калканны тоткан кул. Берсе икенчесеннән башка яши алмый». Халыкның уртак көчләре белән без сугышчыларыбыз белән иңгә-иң атлыйбыз», - ди Назаровка авылы клубы җитәкчесе Надежда Афанасьва.


Надежда Афанасьва фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев