Кукмарадан төзүче карендәшебез Валерий Данилов: «Нәтиҗәсе әйбәт булсын дип эшлибез»
Кукмара районының Пычак урта мәктәбе белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау буенча республика программасы кысаларында яңартыла.
Мәктәп территориясенә кергәндә үк, төзелешнең тулы куәткә барганы күренеп тора. Төзүчеләр иске мәктәпне заманча уку йортына әйләндерә. Бер төркем эшчеләр бинаның тышкы һәм эчке эшләре белән шөгыльләнә, икенчеләре территорияне төзекләндерә.
Чура авылыннан Валерий Данилов гомере буе төзелештә эшли.
"Кукмара районы төзүчеләргә бай. Без нәтиҗәсе әйбәт булсын дип эшлибез, клубларны, мәктәпләрне, балалар бакчаларын төзекләндерәбез. Кирпечтән кладка да куйдык, 3нче урта мәктәп төзелешендә дә эшләдек. Биредә башта бина эчендә плитка ябыштырдык, хәзер ишегалдына чыктык. Хәзерге вакытта мин яшел зонадагы сукмакка мрамор валчыклары салам. Хезмәт хакы лаеклы, яхшы, тырышып эшлибез", - ди ул.
Фото видеодан скриншот. Кукмор Татарстан | Хезмэт даны | Трудовая слава
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев