«Кряшен Чибяре» конкурсының 20 елдан артык тарихы бар. Шушы вакыт эчендә анда Татарстан, Башкортстан, Чиләбе якларыннан керәшен кызлары көч сынашты.
2003 елдан- 2025 елга кадәр 20 тапкыр «Кряшен Чибяре» конкурсы узды. 2019 елда — «Кряшен чибярляре парады» узды. Анда шушы елга кадәрге «Кряшен Чибяре» титулы алган кызлар көч сынашты. 2020 елда пандемия аркасында Питрау онлайн форматта узды. Анда «Питрау чибәре — Online»ны гына билгеләделәр.
Республикакүләм «Кряшен Чибяре» титулын алган кызларны тагын бер кат барладык.
2003 — Альбина (Лукина) Васильева (Мамадыш районы, Җөри авылы)
2004 — Вероника (Лукина) Савельева (Мамадыш районы, Юкәче авылы)

2005 — Светлана Максимова (Мамадыш районы, Шәдче авылы)

2006 — Алёна Гурьянова (Низамова) (Мамадыш районы, Дүсмәт авылы)

2007 — Диана Мишкина (Мамадыш шәһәре)

2008 — Регина Павлова (Мамадыш районы Юкәче авылы)
2009 — Алина Кәримова (Прокофьева) (Сарман районы)
2010 — Алина Федотова (Константинова) (Мамадыш районы, Усали авылы)

2011 — Марина Жаркова (Шәмәрдәнова), (Мамадыш районы, Албай авылы)
2012 — Ольга Бачкова, (Мамадыш районы, Владимир авылы)

2013 — Елена Чулакова (Тукай районы, Борды авылы)
2014 — Алина Давыдова (Кайбыч районы)

2015 — Юлия Савельева (Туктарева) (Чиләбе өлкәсенең Нагайбак районы, Сарашлы авылы)

2016 — Татьяна Ефремова (Яшел Үзән)

2017 — Екатерина Максимова (Пашаева) (Алабуга шәһәре)
2018 — Алиса Исакова (Мамадыш районы, Дүсмәт авылы)

2019 — Кряшен чибярляре парады (барлык еллардагы җиңүчеләр бергә җыелды)

2020 — «Питрау чибәре — Online» — Лариса Барсукова (Зәй районы)
2021 — Лиана Антонова (Сарман районы, Ләке авылы)

2022 — Алёна Зайцева (Евдокимова) (Мамадыш районы, Шәдче башы авылы)

2023 — Анжелика Павлова (Теләче районы, Субаш авылы)
2024 — Светлана Иванова (Мамадыш шәһәре)
19 июльдә Мамадыш районының Җөри авылы янындагы Питрауда 21нче «Кряшен чибяре»н билгелиячәкләр. Монда Татарстан күләмендәге «Кряшен Чибяре»н һәм Мамадыш муниципаль районының «Кряшен Чибяре»н сайлаячаклар.
Нет комментариев