Колбагышның тоткалара - Демидовлар гаиләсе
Теләче ягындагы Колбагыш халкы үз арасындагы яшьрәк ике гаиләгә авылның киләчәге дигән өмет белән карый. Ул гаиләләрнең берсе — Демидовлар.
Пётр Демидов җирлектәге биш авылда газовик булып эшли. Хатыны Светлана — китапханәче дә, фельдшер ярдәмчесе дә. Икесенең дә көннәре эштә йөреп үтә. Авыл җирендә яшәгәч, терлек асрамый да булмый. Демидовлар да сыер, бозау, дуңгыз һәм кош-корт тоталар. Пётрның әнисе Мария Михайловна белән бергә яшәгәч, икесе дә тыныч күңел белән йөриләр. Мария түти өйгә дә, мәктәптән кайтучы оныкларына да күз-колак булып тора. 86 яшен тутырса да, бәйләмен кулыннан төшерми.
— Эшсез тормый. Иман китаплары да укып утыра. «Туганайлар» газетасында үз танышлары турында язылса, «библиотекаңда бар, монда торсын», дип тизрәк җыеп куя, — ди каенанасы турында 2012 елда шушы йортка килен булып төшкән Светлана. Ул үзе — Субаш авылыннан. Олы кызлары Лилиана Макарова Казанда яши, читтән торып юридик белем ала, шәхси балалар бакчасында эшли. Лилиана — «Кряшен чибяре-2023» конкурсының «Онлайн-керәшен чибяре» номинациясендә җиңүче. Уртанчы кызлары Юлия Олы Нырсы мәктәбенең 5нче классында "5«легә генә укый. 2024 елда «Теләче йолдызлыгы» конкурсында Гран-при откан, ә республикакүләм «Туым жондозы»нда беренче урын алган. Җырчы кыз шахмат белән дә мавыга. Үзеннән бер класс түбән укучы энесе Семён белән шахмат уйнарга яраталар. Семён күбрәк спорт белән шөгыльләнә. Чаңгыны үз итә…
Светлана, махсус курс үтеп, узган елның октябреннән фельдшер ярдәмчесе булып эшли. Анда җыештыру, кар көрәү кебек эштән тыш, районнан бирелгән исемлек буенча, өлкәннәр, инвалидлар һәм бердәнбер тыл ветераны Сергей дәдәй Макаровка янына да бара.
Китапханәдә дә эше җитәрлек. Үзе җитәкли торган «Оста куллар» түгәрәге түтиләре белән СВОдагыларга ярдәм дә әзерлиләр. Китапханә салкын булгач, әле берсенең, әле икенчесенең өендә җыелалар. Соңгысында Юлия Фёдорова йортында чәкчәк ясаганнар. Аны яртышар килолы 60 тартмага тутырганнар. Бәйләм әйберләр һәм үзләре җыйган 14 мең сумга якын акча белән райондагы пунктка илткәннәр. Гуманитар ярдәм илтеп йөрүче егетләр тәмле күчтәнәчләрне егетләргә тапшырып кайткан.
— Пенсиягә чыккач авылга кайтып, төп нигезләрен яңарткан ике актив түтием бар: Мария Яковлева һәм Мария Степанова. Алар әйткән һәр сүземне күтәреп алып, шунда ук ярдәмгә киләләр, — дип авылдашларын телгә алды ул.
Светлана Демидова җитәкчелегендәге «Беләзек» ансамбле шушы көннәрдә Олы Нырсыдагы «Алар даны мәңгелек» фестивалендә катнашкан. Районкүләм фестивальнең үз җирлекләрендә үткәрелгәнендә "Беләзек"тәгеләр тылдагы тормышны сәхнәләштергән. Алар чыгышын тамашачы ошатып калган. Гаиләләре белән районда оештырылган ярышка да барганнар Демидовлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев