Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Керәшен Сәрдәсеннән Николай Лягушкин гомеренең күп өлешен чылбырлы тракторда эшли

Николай Дмитриевич 1956 елда Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында дөньяга килә.

Бөек Ватан сугышы вакытында Николай Дмитриевичның әтисе ягыннан да, әнисе ягыннан да бабалары фронттан әйләнеп кайтмый. Әти-әнисе кайнар эш өстендә була. Аның бертуганнары барысы да кызлар, ә ул гаиләдә бер генә малай булганлыктан, бөтен эш аның яшь җилкәсенә төшә. Авыл хуҗалыгы эшенә беренче адымнарын 9 класс тәмамлауга ук атлый. Буй җиткәч армия сафларына алына, Ленинград өлкәсендә эчке гаскәрләрдә хезмәт итә. Туган якларына әйләнеп кайтуга тракторга утыра, һәм гомеренең күп өлешен чылбырлы тракторда эшли.


Язгы чәчү вакытында “Алтай”, “ДТ” тракторларында “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшенең күп өлешен Николай дәдәй башкарган. Ул заманда ике авылга 3 бригада була. Николай Дмитриевич эшләгән чорда язгы, көзге чәчү,  кышын кырларда кар тоту кебек эшләр Валерий Александрович Токинов, Гурий Иванович Ермолаев, Николай Григорьевич Яковлев, Николай Иванович Харитонов, Михаил Петрович Григорьев, Сергей Григорьевич Яковлев җилкәсендә була. Авыл җегетләре бер дә сынатмый, техникаларын кыр эшләре башланганчы карап куеп, көне-төне эшлиләр.


Авыл хуҗалыгы тармагындагы күпьеллык хезмәте өчен, Россия Президенты указы нигезендә, Питрәч районының “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү коперативы тракторчысы Николай Дмитриевич Лягушкинга "Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы" исеме бирелә.
Тормыш иптәше Елена Николаевна, чыгышы белән, Питрәч районының Кәвәл авылыннан. Яшьли килен булып төшеп, гомер буе сыер савучы булып эшли. Алар бергәләшеп 2 кыз 1 малай тәрбияләп аякка бастыралар. 2015 елда Николай Дмитриевичны иптәше мәңгелеккә калдырып китә, һәм шушы көннән башлап, ул йорт-нигезне берүзе алып бара. Хәзерге көндә барысы да үз тормышлары белән торалар, ял көннәрендә бабайларын сөендереп оныклары кайта. Авыл халкы “бик тырыш, уңган кеше ул” дип Николай дәдәйне бик хөрмәт итә,


Автор: Маннапов А.Р.
PS. Мәгълүмат Керәшен Сәрдәсе авылы туган якны өйрәнү музее архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев