Керәшен Сәрдәсенең балалар мәйданчыгы янында яшь агачлар утырттылар
Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре «Агач утырту» экологик чара – планетаны яшелләндерү буенча дөньякүләм хәрәкәткә кушылдылар.
«Агач утырту» экологик чарасы – ул планетаны яшелләндерү буенча бөтен дөнья күләмендәге хәрәкәт. Аңа кушылу һәркем өчен бик мөһим. Һәрберебезнең бу эшкә өлеш кертүе – киләчәк буыннар өчен чиста һәм яшел планета калдыру дигән сүз.
«Бүген без дә бу игелекле эшкә кушылдык. Керәшен Сәрдәсе авыл мәдәният йорты каршындагы балалар мәйданчыгы янында яшь агачлар утырттык. Бу агачлар үсеп, тирә-юньгә ямь өстәп, һаваны чистартып торырлар дип ышанабыз», – диде мәдәният йорты җитәкчесе Айдар Маннапов.
Бергәләшеп табигатьне саклауга үз өлешебезне кертү, һәр утыртылган агач – дөньябызны чистарак, сәламәтлерәк итүгә зур адым.


Айдар Маннапов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев