Керәшен Сәрдәсендә түтиләр «Кич атна кичләре»нә җыелганнар
Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында кич атна кичендә утырулар авыл халкының көзге-кышкы вакытындагы ял формасы.
Халкыбызда мондый җыеннар даими булган. Халык буш йортка җыелып, бергәләшеп, үзләренең кул эшләре белән шөгыльләнгән, осталык серләре белән бүлешкәннәр. Хәзергесе вакытта әлеге утырышлар Керәшен-Сәрдәсе авыл мәдәният йортында һәрдаим кабатланып килә.
Кулдан эшләнгән әйберләр гомер-гомергә затлылык билгесе булып саналган. Керәшеннәр элгәредән үзләренең үзенчәлекле кул эшләре, йола-гадәтләре белән аерылып торган. Бер карасаң, хәзерге заманда кул эшләре белән шөгыльләнү бөтенләй дә кирәксез кебек, кибетләрдә бөтен нәрсә дә бар. Әмма, шуңа карамастан, кул эшләре белән кызыксыну көннән-көн арта бара. Табигый материалдан ясалган көндәлек куллану әйберләре, кием-салым югары бәяләнә. Кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылып яши. Кул эшләре белән шөгыльләнгән кеше үзе дә шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк тоела.
«Авыл клубына җыелган хатын-кызлар – Ольга Семёнова, Мария Кузнецова, Ольга Маннапова, Евдокия Никитина, Галина Романова, Ольга Харитнова үзлщренең кул эшләрен алып килделәр. Алар дөнья хәлләре, бүгенге тормыш турында сөйләшә-сөйләшә чигү чиктеләр, бәйләделәр. Үз авылыбыз йолаларын да искә алдык. Видеодан элгәре үткәрелгән Тройсын бәйрәме күренешләрен карадык. Мондагы йолаларның, бәйрәмнәрнең бүгенге көндә дә үткәрелеп килүенә сөендек. Кич утыру җыр бию, күңел ачулар белән үрелеп барды», – диде Евдокия Никитина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев