Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Керәшен Сәрдәсе мәдәният йорты «УенФест. Зарница» фестиваль-конкурсында катнашты

VI «УенФест. Зарница» регионара фестиваль-конкурсына әзерлек бара.

Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы боерыгы нигезендә үткәрелә һәм Россиядә Халыклар бердәмлеге елына, ә Татарстанда Ватанны саклаучылар һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган. Фестиваль-конкурсның максаты — Россия халыкларының уен традицияләрен өйрәнү һәм тәкъдим итү аша милли мәдәниятләрне саклау, үстерү һәм популярлаштыру, милләтара татулыкны һәм гомумроссия гражданлык үзенчәлеген ныгыту.

18 апрельдә Керәшен Сәрдәсе авылының мәдәният йорты да «УенФест.Зарница» VI регионара традиционен халык уеннары фестиваль-конкурсында керәшеннәрнең «Станоклы» уены белән катнашты.

Конкурсның финалы 2026 елның 1 июнендә Казанда узачак. Җиңүчеләрне дипломнар, бүләкләр һәм Гран-при иясенә махсус бүләк — Мәскәүдәге «Хыял утравы» аттракционлар паркына сәяхәт көтә.

Айдар Маннапов фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев