Керәшен Сәрдәсе Казан дәүләт мәдәният институтыннан кунаклар кабул иткән
Питрәч районынының Керәшен Сәрдәсе авылының мәдәният йортында күңелле вакыйга булган.
Авылга Казан дәүләт мәдәният институтының студентлары һәм укытучылары килгәннәр.
«Кунаклар керәшеннәрнең бай тарихы, йола-гадәтләре һәм моңлы җырулары, биюләре белән якыннан таныштылар. Алар өчен махсус керәшеннәрнең борынгы чигү эшләре күргәзмәсе дә оештырылган иде. Бу күргәзмәдә авыл халкының кул эшләренең матурлыгын һәм осталыгын күреп сокланырга мөмкинлек булды», – дип хәбәр итте мәдәният йорты җитәкчесе Айдар Маннапов.

Бу очрашу мәдәният йорты һәм мәдәният институты арасындагы элемтәне ныгытуга, яшь буынга милли мирасыбызны саклау һәм үстерү мөһимлеген аңлатуга зур өлеш кертә.


Айдар Маннапов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев