Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Кече Чура авылында хәтерне саклау акциясе узды

Кышкы салкыннарга карамастан, Кукмара районының Кече Чура авылында истәлекле урыннарны карап тоту буенча җылы һәм мөһим акция узды.

Авыл клубы хезмәткәрләре, һәйкәлләрне һәм мемориаль такталарны чистарту буенча республика акциясенә кушылып, авыл үзәгендәге һәйкәл янын кардан чистарттылар.

"Безнең өчен бу бик мөһим, – ди клуб хезмәткәрләре. – Һәйкәлләр – безнең тарихыбыз, батыр бабаларыбызның истәлеге. Аларны чиста һәм карап тоту – безнең бурычыбыз. Кыш булса да, кар күп булса да, без бу эшне башкарырга булдык. Чөнки хәтернең вакыты юк, ул һәрвакыт тере булырга тиеш."

Акция барышында һәйкәл янындагы кар көрәкләр белән чистартылды, территория тәртипкә китерелде. Бу эш авыл халкының үз тарихына, ветераннарга булган хөрмәтен күрсәтә. Мондый акцияләр яшь буынга да үрнәк булып тора, аларны туган як тарихына битараф булмаска өйрәтә.

Кече Чура авылы клубы хезмәткәрләренең бу инициативасы башка авыллар өчен дә яхшы үрнәк булып торсын иде. Чөнки һәр авылда, һәр шәһәрдә безнең батырларның истәлеген мәңгеләштергән һәйкәлләр, обелисклар бар. Аларны карап тоту – безнең уртак бурычыбыз.


Н. Миронова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев