Казаннан Тамара Романова: «Йорт-җир эшен тизрәк бетереп, кулга чигү аласы килә»
Казанда яшәүче, чыгышы белән Мамадыш районының Комазан Башы авылыннан булган Тамара Романова чигү-тегү, бәйләү белән балачактан шөгыльләнә. «Туганайлар» редакциясе журналистлары күптән түгел аның янында кунакта булып кайтты.
Хәзер заманасы да шундыйдыр, чигү белән шөгыльләнүчеләр әллә ни күп түгел. Төрле төстәге гади җепләрдән берсеннән-берсе матур бизәкләр тудыру өчен талант һәм түземлек кирәк. Карендәшебез Тамара Романова да шундыйлардан.
— Чигү-тегү, бәйләү — һәр хатын-кызның бурычы дип уйлым. Үзем бәләкәйдән чигәм. Мәктәптә — укытучым, өйдә әни өйрәтә иде, — дип шөгыле белән таныштыра башлады ул. — Бертуган тутам кияүгә чыкканда (ул вакытта Тамара түтигә 16 яшь була — ред.) килгән кунакларга өләшергә кулъяулык чиккәнемне хәтерлим. Аннары түшәм пәрдәлекләре чигә башладым. Үрнәкләренә килгәндә, кайда нинди матур бизәк күрсәм, тизрәк чүпрәкне юешләп, шуның өстенә куеп, күчереп ала идек. Киез итекләрнең кырыйларына матур бизәкләр чиктем, кызымны да үзем чиккән матур киемнән йөрттем.

Тамара түти тәре алъяпкычларын аеруча яратып чигә икән.
— Комазан Башында әти-әнием йортында тәре почмагы чигеп куйдым. Аның бер сөлгесен — үзем, берсен кызым Эльмира чикте. Шуннан соң, тәре альяпкычларын тагын да күбрәк чигә башладым. Аның өчен уртача бер атна вакытым китә, — дип бер-бер артлы үзе чиккән тәре алъяпкычларын күрсәтте. — Сорасалар, башка кешеләргә дә үзләре теләгән үрнәк буенча чигеп бирәм, — дип елмаеп куйды.

Тамара түтинең кызы Эльмира, оныгы Ралина да кул эшләре белән шөгыльләнә.
— Кечкенә генә өй алдык, анда 3 каба бар. Шунда өчәүләшеп йон тетәбез, аннары шуны эрлибез. Ә инде әзер йоннан биялиләр, оекбашлар бәйлибез. Бер яктан күңелле булса, икенче яктан шушы кул эшләрен оныгыма өйрәтә алуым гына да ни тора?! — ди ул шатланып.

«Чигү вакытны ала, өстәвенә вак эш. Ялыктырадыр», — дип кызыксындым.
— Йорт-җир эшен тизрәк бетереп, кулга чигү аласы килә. Үзенә тартып тора ул. Авылдан сандык төбеннән алып килгән элгәреге керәшен күлмәкләре бар, менә шуларга өч алъяпкыч чигәргә телим, — дип уй-хыяллары белән уртаклашты Тамара Александровна.

Фото: «Туганайлар»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев