Казаннан Кристина Грибакова «Мисс Татарстан» конкурсында керәшен биюе башкарды
14 январьдә республикакүләм XXVII «Мисс Татарстан-2025» матурлык конкурсының «Бьюти раунд» этабы узды.
Бу конкурста 14 яшьтән алып 23 яшькә кадәрге кызлар катнаша. Декабрь аенда булган беренче этапта берсеннән-берсе чибәррәк 60 кызны сайлап алдылар. Алар арасында Казаннан, керәшен кызы Кристина Грибакова да бар.
Конкурсның «Бьюти раунд» этабы Казанның Мираж отелендә узды. Анда кызлар үзләренең талантларын һәм чибәрлекләрен күрсәттеләр. Чыгышлардан соң, «Мисс Талант», «Мисс Бикини» номинацияләрендә җиңүчеләрне билгеләделәр.
12нче номер астында чыгыш ясаган Кристинага — 15 яшь, ул Казандагы «Адымнар» мәктәбенең 10 классында укый. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнә: каратэ, өстәл теннисы, коралдан ату. Шулай ук, инглиз телен өйрәнә, модельләр агентлыгында шөгыльләнә.
Кристина — «Айбагыр» да ял иткән кыз. Конкурстагы иҗат номеры өчен керәшен биюе әзерләргә булган.
«Инглиз телендә шигырь сөйләргә җыенган иде. Сез бит "Айбагыр"да керәшен биюләрен өйрәндегез, думбрада да уйный беләсең, керәшен культурасын күрсәт, дип киңәш иттем. Я. Емельянов мәдәни үзәге хезмәткәре Лиана Самойлова, Питрәч кызы, лагерьда бергә ял иткән Дарья Дементьева белән бию өйрәнделәр», — дип сөйләде Кристинаның әнисе Елена Грибакова.
Кристинаның керәшен биюе тамашачыга да ошады —кул чабулар, сызгырулар күп булды.
Кызларына көч биреп торырга дип, Кристинаның әтисе Константин, энесе Елисей да килгән иде. Елисей, шулай ук, «Айбагыр»да ял иткән бала.
«Шәп лагерь! 3 тапкыр ял иттем, тагын барачакмын. Мин дә спортның «стендовая стрельба» төре белән шөгыльләнәм, — диде 6нчы класста укучы Елисей.
Елена үзе — Мамадыш районының Владимир авылыннан, ә ире Константин — Казанныкы. Алар үзләре дә 2008 елда «Фестиваль невест» дигән конкурста катнашып, финалга кадәр барып җиткәннәр.
«Бар кешегә дә җиңәргә димәгән, мондый конкурста катнашу ук зур дәрәҗә дә, тәҗрибә дә. Кызыбызга да шулай дип аңлаттык», — дип әйттеләр Грибаковлар.
* * *
«Мисс Татарстан-2025» XXVII республика матурлык конкурсының финалы 24 январь көнне Пирамида концертлар залында узачак.
Узган ел «Мисс Татарстан-2025» титулына Яр Чаллы шәһәреннән Эвелина Габитова ия булган иде.
Фотолар Грибакова Кристинаның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев