Казаннан Алина Михеева - бөтенроссия балалар иҗат конкурслары җиңүчесе
Алина Михеева Казандагы 13 номерлы гимназиясенең 5 классында укый.
Ул укуда да, мәктәп тормышында да актив. 2025 елның апрель аенда Алина «Ел укучысы» дигән исемгә лаек булган иде.
Аның уңышлары дәвам итә. Ул IV «Россия өметләре» халыкара конкурсында I дәрәҗә лауреат булды. Бу Алинаның талантын һәм тырышлыгын күрсәткән искиткеч нәтиҗә. Конкурс балаларны да, олыларны да сөендерә торган кызыклы кышкы уеннарга һәм күңел ачуларга багышланган. Катнашучылар үзләренең яраткан кышкы күңел ачулары турында сөйләп, иҗади сәләтләрен күрсәтәләр: чана шуу, кар бабай, кардан фигуралар ясау.

Моннан тыш, Алина «Кышкы күңел ачулар» Бөтенроссия балалар рәсем конкурсында беренче урынны яулады.
Шулай ук, Алинаның «Дөнья илләренең Яңа ел традицияләре» дип аталган Бөтенроссия танып-белү онлайн-викторинасын уңышлы үтүен дә билгеләп үтәсе килә.
Биредә катнашучылар төрле илләр мәдәниятенең Яңа ел гадәтләре, йолалары һәм символлары турындагы сорауларга җавап бирергә тиеш булганнар.
«Кызыбыз бик тырыш. Җитәкчесе Алена Софронова ярдәме белән барлык конкурсларда да катнаша. Алина шулай ук, гимназиянең “Балтырган” фольклор ансамбленә дә йөри. Кайбыч ягы Олы Тәрбит кызы буларак, аның керәшен җыру-биюләрен яратуына, йолаларыбызны хөрмәт итүенә сокланам», – ди әнисе Татьяна Галкина.
фотолар Татьяна Галкинадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев