Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Казанда Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чаралар узачак

Казанның Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков эшлекле дүшәмбедә шул хакта хәбәр итте.

21 июньдә Җиңү паркында «Сугышның утлы картиналары» халыкара акциясе узачак. Шәһәр халкы һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары кабызган 40 меңнән артык шәмнән совет офицеры, Брест крепосте оборонасы җитәкчеләренең берсе Петр Михайлович Гаврилов портреты ясалачак.

Шул ук көнне Казан югары уку йортлары студентлары режиссер Руслан Фәхретдиновның патриотик музыкаль-театральләштерелгән «Җәлил» спектаклен тәкъдим итәчәк. Спектакль Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлилнең тормышына һәм кылган батырлыгына багышланган.

22 июньдә истәлекле чаралар 2.00 сәгатьтә «Хәтер шәме» акциясе белән башлана. Яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре һәм шәһәр халкы Горький паркындагы Билгесез солдат һәйкәленнән Җиңү паркына кадәр тантаналы йөреш оештыра. Чарада катнашучылар шәмле лампадалар алып барачак, акция тәмамлангач аларны Мәңгелек ут янына куячаклар.

10.00 сәгатьтә Җиңү паркындагы «Мәңгелек ут» мемориалы янында хакимият органнары, ветераннар оешмалары вәкилләре һәм шәһәр халкы катнашында чәчәк салу тантанасы була.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев