Транспортның төп үзенчәлеге шуннан гыйбарәт: контакт челтәренә тоташмыйча гына 20 чакрым ераклыкны уза ала.
Вологда компаниясенең «Авангард» троллейбусы 1, 3, 5 һәм 8 нче маршрутларда бер ай буе йөриячәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе, «Метроэлектротранс» мәгълүматларына таянып.
86 пассажирга исәпләнгән. Комплектациясенә карап, урындыкларының саны 30дан башлана. Салонда видеомониторлар, зарядка җыйдыру, шулай ук тавышны, вибрацияне киметү җайланмалары күздә тотылган. «Метротранс»та билгеләп үтелгәнчә, предприятие күчмә составның төрле модельләрен сынап, пассажирлар һәм йөртүчеләр өчен иң уңайлысын сайлап алачак.
Нет комментариев