Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Кәвәлдә торгызылып килә торган чиркәүгә купол һәм кач куелды

Агачтан төзелгән Архангел Михаил чиркәвенә купол һәм кач кую – Питрәч районының Кәвәл авылында халык озак еллар буе көткән вакыйга.

Кәвәл авылына бу чиркәү 1905 елда Смолдеяроводан күчереп салынган һәм Архангел Михаил исеменә аруландырылган. Ул 1781 елны Лаеш өязендәге Смолдеярово авылында помещик Николай Змеев-Сафонов акчасына төзелгән булган. 1883 елда сәүдәгәр Павел Щетинкин аны үзгәртеп кордырган. Кәвәл чиркәве дингә каршы көрәш барган 1930 елда ябылган.

Бу агач чиркәүне кәвәллеләр ике ел элек яңарта башлаганнар. Иң элек, чиркәүнең тирә-ягын чистартканнар, бинаның җимерелә башлаган өлешләрен сүткәннәр. Борынгы алтарьның тарихилылыгын саклау өчен, аны металл балкалар белән ныгытканнар.

Кәвәлнең актив кешеләре тырышлыгы белән чиркәүнең түшәме эшләнгән, түбәсе ябылган. Пич тә урнаштырылганлыктан, чиркәүдә кыш көннәрендә дә даими келәүләр үтә.

Качны һәм куполны Теләчедәге Покрау чиркәве настоятеле иерей Алексий Павлов аруландырды. Соңыннан алар чиркәүгә урнаштырылды.  Келәүдә катнашкан халыкка мөрәҗәгать итеп, отец Алексий:

«Кадерле туганнар! Бүген без сезнең белән Ходайның кодрәтен күрдек. Монда беренче келәүләр яңгырый башлагач, чиркәүне торгызу буенча эшләр оештырылганда, храмны халыкка хезмәт итәчәгенә күңелләребездә зур өмет яшәде».

Соңыннан, приходтагылар көче белән бәйрәм трапезасы уздырылды.  

Сүз уңаеннан, Кәвәл чиркәвенә урнаштырылган кач – махсус хәрби операциягә алынган һәм хәбәрсез югалганнар исемлегендә булган Виталий Саликеев гаиләсенең өмете, ышанычы билгесе дә.

Чиркәүне торгызуда иң актив кешеләрнең берсе –  хәбәрсез югалган Виталийның бертуган энесе, запастагы полковник Валерий Саликеев.

Фото: Православие в Татарстане

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев