Кәвәлдә Шипшовлар ыруы очрашты
Питрәч районының Кәвәл авылында Шипшовлар ыруы җыелган. Очрашуга бертуган Олег һәм Иван Шипшовлар төзегән ыру агачы этәргеч була.
Авылда бик күп чаралар оештырылса да, моңарчы ырулар очрашуы үткәрелмәгән.
Олег һәм Иван Шипшовлар төзегән ыру агачы очрашуга бер этәргеч булып торган. Анда 300 еллык тарихка ия ыруның 150дән артык кешесе турында мәгълүмат тупланган. Очрашуга килгән туганнар әлеге ыру агачын карап, истәлекләр белән уртаклашып, табигать кочагында ял иткән.
«Күңелләрне рухландыра, сафландыра торган очрашу булды. Шипшовлар авыл халкының дүрттән бер өлешен алып тора. Туганнар үзләренең гаиләләре, балалары, оныклары белән кайттылар. Сагынышканнар…
Очрашуны авылыбызның йөзек кашы булган «Асыл тәңкәләр» ачып җибәрде. Анда һәр гаилә үзенең хатирәләре белән уртаклашты. Әти-әниләрне дә бер минут тынлык белән искә алдык. Бергәләп керәшен җыруларын башкардык. Шулай ук, күчмә музей да оештырдык. Әлеге музейны аеруча оныклар яратып карады. Һәркайсыбыз исән-сау булыйк. Киләсе елларда тагын да күбрәк очрашырга язсын», — дип язды Зоя Шипшова.
Питрәч районы, Люция Сираҗиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев