Карендәшләребездә — «Алтын Барс» сыны
Казан Экспода XXVI «Татар җыры» фестивале узды.
«Татар җыры» — елның иң көтеп алынган, иң дәрәҗәле вакыйгаларыннан берсе. Ел саен фестивальнең аудиториясе киңәя, катнашучы артистлар саны да үзгәрә, арта. Быел фестивальдә эстраданың 30га якын танылган җырчысы чыгыш ясады. Алар арасында карендәшләребезнең булу, аеруча куанычлы.
Вадим Захаровның бу — икенче «Барс»ы. Фестивальдә «Бәхетләрдә сусап янабыз», «Сөю кабатланмый» дигән ике җыр башкарды ул.

Көчле тавышлы Алина Кәримова (Прокофьева) — «Татар җыры» сәхнәсендә беренче тапкыр. Ул Хәмдүнә Тимергалиева репертуарыннан «Чияле тау»ны җырлады.
«Кайчандыр әлеге премия алганнарын телевизордан гына карап утыра идем. Шундый искиткеч чарада үземә дә катнашырга, җырларга насыйп булды», — дип әйтә Алина.

Әбисе керәшен булган Данир Сабиров та быел фестиваль сәхнәсенә керәшен җыруы булган «Тугай-тугай» белән чыкты. Сүз уңаеннан, аның төркемендә «Крәшеннәр» җыелма КВН командасы капитаны, активист Дмитрий Баранов та эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев